14 февраль 2017 яңалыклары
-
Карда яткан шәрә хатынга тап булганнар
45 яшьлек хатын үлгән була. Чаллыда бер кеше кар өстендә шәрә килеш яткан мәеткә тап була. Көчләү һәм биеклектән егылу билгеләре булмый. Хәзер әлеге мәетнең шәхесен һәм нилектән үлүен ачыклау бара. Мәгълүмат алынды:http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/21580-karda-ya
-
“Йолдызлык”ка җыенабыз
"Йолдызлык" эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең безнең төбәктәге сайлап алу туры быел март аенда Нурлатта узачак. Районыбызның яшь артистлары шушы бәйгегә әзерләнә. Анда бездән якынча иллеләп бала катнашырга тиеш.
-
Күтәмәдәге янгын-коткару часте гадәттән тыш хәлләргә гел әзер
73нче янгын-коткару частенең (Нурлат шәһәре) Күтәмә авылында урнашкан аерым постын районда күпләр белә. Уналты ел эшләү дәверендә пост хезмәткәрләренә төп эшчәнлек вазифасы булган нефть объектларын саклаудан тыш еш кына торак сектордагы янгыннарны сүндерергә, юл-транспорт һәлакәтләрендә, башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтергә чыгарга туры килә. Безнең аерым пост шунысы белән үзенчәлекле,...
-
Һәр транспорт исәптә
2016 елда районда техника саны 349га арткан, ә гыйнварда тагын 37 транспорт өстәлгән. Былтыр ЮХИДИ бүлекчәсендә иске һәм яңа (кемдер ала, кемдер сата - бар да исәпкә керә) 1154 транспорт чарасы исәпкә куелган, шуларның 1006сы җиңел автомобиль; шулай ук 80 прицеп, 60 йөк машинасы, 7 мотоцикл, 1 автобус та теркәгәннәр....
-
Ивашкинолы Василий Вареев - күренекле язучы Михаил Шолоховның якын дусты
Ивашкино мәктәбендә Василий Вареев истәлегенә мемориаль такта куелды. Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, шуның өстенә әле танылган совет язучысы Михаил Шолоховның да дусты булган авылдашларының 110 еллыгына биредә башка чаралар да оештырдылар. -Туганыбыз соңгы тапкыр безгә, Әккәрәйгә 1967 елда кайтты. Ул вакытта әни - Марфа (аларның әтиләре бертуган) исән иде...
-
Фердинат Дәүләтшин: ярдәмгә мохтаҗларга игътибарыгызны кызганмагыз
Районда социаль яклау системасына керүче оешма, бүлек һәм бүлекчә хезмәткәрләре 2016 елда башкарылган эшләренә отчет ясадылар, киләчәккә планнар кордылар һәм эштәге проблемалар турында фикер алыштылар. Безнең районда бу тармакта 100гә якын кеше хезмәт куя. Һәм алар берсе дә монда ялгыш килгән кешеләр түгел. Андыйлар биредә эшли дә алмас иде. Социаль...
-
Сәлам Кабулдан!
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне Туймәттән Атлас Кәримовны нәкъ туган көнендә, 15 майда, 18 яше тулуга армиягә алалар. Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән якташыбыз ул илдән 1989 елда соңгылардан булып чыга. Аның истәлекләре буенча, Атлас "кайнар ноктада"узган юлларның кайберләренә без дә "тукталдык". -Армиягә авылдан бер көнне өчәү киттек: мин,...
-
Гашыйклар бәйрәме
Гашыйклар көне белән сезне, дуслар! Яраткан кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын! Сөй син мине сүзсез генә Яратам! - дип шаулап йөрмә, Сөю тапкач юлларыңда. Сөйсәң әгәр сөю тулы Караш белән елмай гына. Кычкырынма сүзләр белән - Тапталмасын сөюебез. Арабызда саф мәхәббәт - Икебезнең зур серебез. Сөй син мине сүзсез генә -...
-
Китапханәләргә юл киңәя
Районда китап укучыларга пластиктан эшләнгән бушлай бердәм укучы билетлары тапшыра башладылар. Бу аларга республикадагы теләсә кайсы китапханә хезмәтеннән файдаланырга мөмкинлек бирә. -Әлегә бу эш район үзәк китапханәсендә оештырылган. Укучыларыбыз үзләре белән паспортларын алып килергә онытмасыннар иде. Без аларның мәгълүматларын электрон базага кертеп, пластик билетлар тапшырыбыз. Яңа билет ияләре китапханәләрдә бушлай...
-
Чирмешәндә узган чаңгы ярышларындат өч бертуган Тимирясовлар финишка беренче килделәр
Район үзәгендә, стадионда оештырылган "Татарстан чаңгы юлы - 2017" массакүләм ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Варвара, Юлия һәм Максим Тимирясовлар - өчесе дә беренче урыннарны яуладылар. Әлеге ярышларда катнашучылар арасында Чирмешәннән Заира Селезневага нибары 5 яшь. Иске Элмәледән 6 яшьлек Глеб Калмыков 9 - 11 яшьлекләр төркемендә стартка чыкты. Иң өлкән...
-
Югалтулар тулы гомер, яки адәм баласының сабырлыгы чиксез икән...
Санаулы ел эчендә әти-әнисен, дүрт туганын югалтып, 25 яшендә инде кайчандыр гөр килеп торган зур гаиләдән берүзе калган Фәридәгә бу кадәр сабырлык кайдан килгән дә, ничек шартлап сынмый түзгән дия торган шул. Хәер, сабыр итми кая барсын, ире Илгизнең, ике яшьлек улы Азатның гына түгел, тагын бер сабыйның, бала гына...