Сәлам Кабулдан!
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне Туймәттән Атлас Кәримовны нәкъ туган көнендә, 15 майда, 18 яше тулуга армиягә алалар. Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән якташыбыз ул илдән 1989 елда соңгылардан булып чыга. Аның истәлекләре буенча, Атлас "кайнар ноктада"узган юлларның кайберләренә без дә "тукталдык". -Армиягә авылдан бер көнне өчәү киттек: мин,...
15 февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
Туймәттән Атлас Кәримовны нәкъ туган көнендә, 15 майда, 18 яше тулуга армиягә алалар. Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән якташыбыз ул илдән 1989 елда соңгылардан булып чыга. Аның истәлекләре буенча, Атлас "кайнар ноктада"узган юлларның кайберләренә без дә "тукталдык".
-Армиягә авылдан бер көнне өчәү киттек: мин, Илфат Вәлиев, Равил Гатин. Әни юлга дип пешергән казның яртысын Чирмешән аэропортында ук утырып ашадык. Озатучы олырак абыйлар минем туган көнне шунда "юып" та алдылар, мин эчмәдем. Гел истә, кырга утырган самолеттан бер солдат төште дә: "Служите так, как я служил", дип аркаларыбыздан кагып узды. Бу инде хезмәтне бетереп кайта - ә без "кукурузник"та Казанга очтык.
Казан военкоматында озак тотмадылар, беркөнне: "У кого команда 20"А", выходи строиться!" - диделәр. Без, Лашманнан Ринат Мөхиббуллин һәм башкалар чыгып тезелдек. Вокзалда поездга төяделәр дә алып киттеләр. Кая барганыбызны беребез дә белми. Пензада төшереп, мунча керттеләр. Аннан икенче поезд белән тагын "алга!". Бермәлне һава торышы ничектер үзгәрә башлады, җылытты. Вагонга чик сакчылары кереп тикшерде. Аннан үзбәк хатыннары ниндидер ризыклар сатып йөрделәр. Без көньякта икән. Офицерлар теләсә нәрсә алып ашамаска, кайнаган су, чәй генә эчәргә куштылар. Шулай бара-бара төнлә Төрекмәнстанга килеп төштек. Барыбызны да тентлаган КамАЗларга төяп, частькә алып киттеләр. Шунда Әфганга җибәрәчәкләрен әйттеләр дә инде. 20 "А" команда дигәннәре шул икән ул. Анда, Ашхабадта 6 ай учебкада өйрәттеләр. "Исән кайтасыгыз килсә, мин өйрәткәннәрне яхшылап үзләштерегез", - дигән иде Әфганстанда аягы яраланып кайткан бер капитан. Барысын да тырышып өйрәндем. Учебкадан соң мин младший сержант идем.
Декабрь аенда төнлә уяттылар: "Боевая готовность №1". 100ләп кеше Ашхабадтан Кабулга очтык. Таң белән килеп төштек, кызу. Аэродром гөр килә, бер самолет төшә, икенчесе күтәрелә. Тезеп бастырдылар, уен-көлке онытылды. Аэропорт янындагы мәчеттә азан әйтә башладылар, бу бөтенләй шомландырып җибәрде, ят җир, ят ил. Урамда хатын-кызлар пәрәнҗә киеп йөри. Кая эләктек без? - дибез.
Мине "охрана главного военного советника" дигән төркемгә билгеләделәр, пехота. Шинельләрне башка форма - "әфганкага"га алыштырып кидек. Икенче көнне мин нәрәттә идем инде. Нәрәт дигәнем, броня белән тышланган автобуста офицер балаларын мәктәпкә озатып йөрү. Кабул урамнарына, чит җиргә шулай күнегә башладык.
Шулай берәр ай тикшергәннән соң, беренче "боевой"га чыгардылар. Ике БТР белән советникны - полковникны озатып, саклап киттек сугыш барган урынга. БТРның өстенә утырып барабыз, эчтә ярамый, гранатометтан аткан снаряд эчкә тишеп керә дә шунда шартлый икән. Килгәнне күреп алганнар, күрәмсең. Бермәлне безгә ата башладылар. Туктап, сикереп төшеп җиргә яттык. Пулялар оча, шаң-шоң БТРга килеп бәрелә. Полковник: "Всем лежать, не шевелиться!"- дип кычкырды. Кая ул селкенү инде, суларга куркабыз. Яшисе килә!!! Авылдан чыкканга ярты еллап кына бит. Монда дошманнар һәм совет яклы әфганчылар үзара атыша икән. Алдарак ялкын күтәрелеп, нидер бик каты яна башлады, бензовоз икән. Атыш, шартлау тынмый. Советник корректировкалары буенча, танклардан атып, "дошман" гаскәре юк ителде. Шунда безгә, киңәшчене саклау мөһимрәк иде, "разворачивайтесь!" диделәр. Бу минем беренче тапкыр хәрби бәрелешкә эләгүем иде. Аннан исән кайттык.
Икенчесендә әллә кая, еракка, "боевой"га җибәрделәр. Биш БТР белән, төнгә каршы. Төнлә килеп җиттек. Каты сугыш бара. Без ярдәмгә барырга тиеш. Тик, ни хикмәт, безгә тагын "разворачивайтесь!" командасы булды. Икенче көнне әйттеләр: "Әле дә ярый бармагансыз". Совет яклы әфганлылар гаскәрен бу төнне бик каты кырганнар, диделәр.
Белгәнемне гел укып, Ходайдан исән калуыбызны сорап йөри идем. Белмим, шул ярдәм иттеме? Берсендә тау арасындагы әфган частенә атарга тотындылар, без - БТР астына яттык. Атыш. Чолганышта калганыбызны әйттеләр. Рус малайлары белгәннәрен укый башладылар. Мин дә инде белгәнемне кабатлыйм. Ходаем, исән калдыр! Ничек булса да "пленга" эләкмәскә! Әсиргә төшкәннәрне нишләткәннәрен ишеткән бар иде. Әгәр андый хәл була калса, малайлар белән бер-беребезне "добивать итәргә" дип сүз куешкан идек... Атыш бара, хәл өметсез. Командирлар шунда рация буенча истребительләр чакырттылар. Самолетлар килеп тә җитте. Безгә юл ачтылар.
Мин акрынлап әфганлыларның сүзләрен аңлый башладым. Дивана кеше аларча да дивана, кашык - кашык, татар белән охшаш сүзләр байтак. Берсендә ашагач, "әппәр" иткәнемне күргәч, бер тәрҗемәче әфган: "Син кем?" - дип сорады. "Татар", - мин әйтәм. Ышанмыйча карап тора. Татарларны кысык күзле монголлар дип күз алдына китерә икән.
Шулай служба үтә торды. Кайту турында уйлана башладык.
Безнең гаскәрләрне Әфганстаннан чыгарыр алдыннан, ике яктан да корбаннар булмасын, дип, атышмау хакында сүз куешканнар, диделәр. Комбат "Егетләр, барып кайтыгыз!"- дип соңгы командировкага җибәрде. Кабулдан Мазари Шәриф шәһәренә барып азык-төлек алып кайтырга. 100дән артык йөк машинасы колоннасы, рульдә җирле халык. 500 километрлар юл узасы. Безне, җиде БТР белән, егермешәр машина аша бастырдылар. Мин бер БТРда старший. Серпантин юллар буенча тауга менеп киттек. Аста 45 градус эссе, өстә салкын. Башта кышкы киемнәр кирәкмәс дип, көлешкән идек, аларны кидек, чөнки өшетә башлады. Саланг кичүеннән узып таудан төштек. Мазари Шәрифтә машиналарга дөге, май, шикәр төяделәр. Бу шәһәр СССР чигендә. Елганың теге ягында кич белән русча, үзбәкчә сөйләшкәннәре ишетелә, дискотека бара. "Ласковый май"ның чыккан вакыты. Кайтасы килә инде, хет елгага сикереп, үзебезнең якка йөзеп чык...
Кире киттек, Салангны уздык. Карыйбыз, таудан унар-унар "дошманнар" төшә. Озыннар, таза гәүдәлеләр, аякларында ап-ак кроссовкалар, өсләрендә камуфляж, үзләре сакаллылар. Без бит ничә көн юлда, алҗыганбыз, киемнәр пычранып беткән. Атмаска дигән сүз бар бит. Һәр БТР янына килеп сөйләшеп китәләр болар. Мин автоматны төзәткәләп куйган идем: "Бача, (әфганча - егет"), атсаң, сиңа кых була", дип үзенчә аңлатты берсе. "Хуп",- дидем. Без дә, алар да атмады. Ул-бу булса, безне берсүзсез кыралар, алар бик күп иде. Киттек алга таба, төнлә адаштык. Машиналарны кышлакларда талаганнар. Инде яктырып, янә колонна тупланып кайтырга чыктык. Кабулга якынаябыз, без бронетранспортер өстендә. Янда утырып кайткан яшь солдат йоклый гына бит. Моны төртеп уятам. Автоматы төшеп китсә, миңа җавап бирергә лабаса. Миңа тагын сөялде бу, төртәм, уянмый, карасам, башыннан кан киткән. Снайпер эше. Колоннага ата башладылар. Бер КамАЗ таудан төшеп китте. Бермәлне биткә су тама. Үз яныма су фляжкасын элеп куя идем. Шунда тигән, әллә миңа дигән пуля булган инде. Без БТР эченә яшерендек. Теге яралы малайны алмакчы булабыз, алып булмый гына, аягы эләгеп калган икән. Көчкә эчкә тартып алдык моны. Башын бәйләргә бинт юк, кан ага. Бәлки аптечка шунда гына да булгандыр инде, каушаудан таба алмыйм. Автомат түтәсеннән бинт сүтеп алып бәйләдем мескеннең ярасын. Төче кан исе таралды. Бу малай бер-ике тапкыр минем кулда "мама, мама" диде, авызыннан күбек китте. Тагын бер КамАЗ шартлады. Аның яралы йөртүчесен-әфганлыны БТРга алдык. Кабулга көчкә кайтып җиттек. Госпиталь эзлибез, иптәшебезне исән дип уйлыйбыз бит. Машиналар юл бирми, алай да барып җиттек госпитальгә. Яралыны карадылар, йөрәге янына да пуля тигән булган икән. Украин малае иде мәрхүм.
Әфганда авылдашым Раил Сафинны очраттым. Ул элемтәче. "Атлас, синме соң?" - дип үзе танып алды. Сөйләшер сүзләр бетмәде инде аның белән.
Атлас Кәримов 1989 елда Әфганстаннан соңгы гаскәрләр белән чыга. Кайтканда поезд белән ят әфган хәрби киеменнән Норлатка иртүк килеп төшкән солдатны ашхәнәдә әниседәй олы апа "Улым, исән кайткансың", дип тизрәк ашарга әмәлләп бушлай сыйлап чыгара.
-Кәминкә ягыннан юл күтәргәннәр икән, мин киткәндә юк иде. Хәйдәрҗан абзыйның "Пыт-пыт" тракторы белән Лашманнан әпәй алып кайтуы. Авылга аңа утырып кердем. Шыпырт кына өйгә кайтырмын дигән идем, правлениедан Сабирҗан абзый мине күреп алып, безгә таба чапты. Авылда суган чәчә торган вакыт. Абый чаптырып килеп кочаклап алды. Күрше кызлар чыкты. Әнине күрдем, ике генә ел үтсә дә, ул картайган, әби булган. Минем өчен гел кайгырып торган. Аңа бүләккә ялтыравыклы яулыгым бар иде. Шулай кайттым инде.
Өлкән сержант Атлас Кәримовның Әфганнан өенә язган хатлары әле дә саклана, аларны әнисе җыеп барган. Теге бәрелешләр, "боевойлар" турында ләм-мим. Барысы да яхшы, ял итәбез, телевизор карыйбыз, дип язган "әфганчы". Авылдан әле малай гына булып киткән солдат хатларында сагыну сизелә: "иртәгә 7 ноябрь, яшьләр җыеладыр инде", "минем өчен кайгырмагыз, бар да яхшы", "юлга асфальт салмадылармы?", "мотоцикл йөриме?" "армиягә быел кемнәр китә?" кебек юллар, сораулар бар.
Атлас Хөсәен улы хатыны Алсу белән дүрт бала - бер кыз, өч малай үстерәләр. Төпчекләре Айрат белән Айнур - игезәкләр, әле беренче сыйныфта гына укыйлар.Уңган, булдыклы гаилә. Алсу алдынгы сыер савучы, кызганыч, ул бүген эшсез калган. Атлас "КүтәмәАГРО" фирмасы"нда терлекче булып эшли. Туганнар белән бергәләп төп нигездә бик матур өй өлгерткәннәр. Гаилә башлыгы үзе дә төзелеш тирәсендә оста кеше икән.
Халыклар арасында татулык, тынычлык булсын иде. 18, 19 яшендә әфган сугышын узган якташыбыз өчен бу - буш сүзләр түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев