Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Гашыйклар бәйрәме

Гашыйклар көне белән сезне, дуслар! Яраткан кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын! Сөй син мине сүзсез генә Яратам! - дип шаулап йөрмә, Сөю тапкач юлларыңда. Сөйсәң әгәр сөю тулы Караш белән елмай гына. Кычкырынма сүзләр белән - Тапталмасын сөюебез. Арабызда саф мәхәббәт - Икебезнең зур серебез. Сөй син мине сүзсез генә -...

Гашыйклар көне белән сезне, дуслар! Яраткан кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын!

Сөй син мине сүзсез генә


Яратам! - дип шаулап йөрмә,
Сөю тапкач юлларыңда.
Сөйсәң әгәр сөю тулы
Караш белән елмай гына.

Кычкырынма сүзләр белән -
Тапталмасын сөюебез.
Арабызда саф мәхәббәт -
Икебезнең зур серебез.

Сөй син мине сүзсез генә -
Мәхәббәткә караш җитә.
Сүзләр түгел, нәкъ карашлар
Йөрәкләргә ныграк үтә.

Мин дә сине сүзсез сөям -
Хисем әйтәм караш белән.
Күзләремә карап укы -
Сине сөям, сине сөям!!!

Раил Гатауллин. 14.02.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined