Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узган чаңгы ярышларындат өч бертуган Тимирясовлар финишка беренче килделәр

Район үзәгендә, стадионда оештырылган "Татарстан чаңгы юлы - 2017" массакүләм ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Варвара, Юлия һәм Максим Тимирясовлар - өчесе дә беренче урыннарны яуладылар. Әлеге ярышларда катнашучылар арасында Чирмешәннән Заира Селезневага нибары 5 яшь. Иске Элмәледән 6 яшьлек Глеб Калмыков 9 - 11 яшьлекләр төркемендә стартка чыкты. Иң өлкән...

Район үзәгендә, стадионда оештырылган "Татарстан чаңгы юлы - 2017" массакүләм ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Варвара, Юлия һәм Максим Тимирясовлар - өчесе дә беренче урыннарны яуладылар.


Әлеге ярышларда катнашучылар арасында Чирмешәннән Заира Селезневага нибары 5 яшь. Иске Элмәледән 6 яшьлек Глеб Калмыков 9 - 11 яшьлекләр төркемендә стартка чыкты.

Иң өлкән катнашучы Шентала районыннан килгән Геннадий Епифанов булды, ул үз яшь төркемендә беренче урынны яулады. Сүз уңаеннан, аның тормыш иптәше Валентина Епифанова финишка икенче булып килде.

Гадәттәгечә, әлеге ярышларда мәктәп укучылары аеруча актив иделәр, хәтта һава температурасының түбән булуы да яшь спортчыларны куркытмады. Чаңгы узышларында полиция бүлекчәсе, хәрби комиссариат, балалар бакчалары, мәктәпләр, ветеринария берләшмәсе, район үзәк больницасы, авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары вәкилләре дә көч сынашты. Чарада Яңа Элмәле, Иске Котыш,Ульяновка, Иске Кади һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләреннән ишле командалар катнашты. Кайбер авыл җирлекләреннән исә бу ярышларга бер кеше дә килмәгән, югыйсә күрше Шентала районыннан да бездә оештырылган бәйгедә актив катнашучылар һәм бүләкләр алып китүчеләр булды.

Стадионга спортчылар гына түгел, ә командалары, якыннары өчен көч биреп торырга килүчеләр дә күп иде. Теләүчеләргә үзәк ашханә хезмәткәрләре кайнар чәй, камыр ризыклары тәкъдим иттеләр. Салкын көнне ул да бик урынлы.

Бу көнне дистанцияләрне гаиләләр, әти - әниләр белән буйсындыручылар арасында Сосновкадан Тимирясовлар гаиләсе - беренче, Иске Элмәледән Колесниковлар икенче урын ияләре.

Иң беренче булып стартка 9 - 11 яшьлек малайлар чыкты. Аларның узышы иң күңеллесе булгандыр. Кемдер беренче метрларда ук чаңгысын югалтты, икенчесе таягын төшереп калдырды, бер - берсенең чаңгыларына басып, егылучылар да булды. Дистанцияне бөтенесе дә уза алмады, шулай да күпчелек финишка барып җитте. Бу төркемдә малайлар арасында Иске Элмәледән Игорь Захаров, кызлардан кадет мәктәп - интернаты укучысы Ксения Кучерова - җиңүчеләр.

Калган укучылар арасында да призлы урыннарны, нигездә, Иске Элмәле һәм Ульяновка авылларының яшь чаңгычылары алды. Ульяновкадан Варвара Тимирясова, 2нче Чирмешән урта мәктәбеннән Роман Акимчук, Ивашкинодан Ольга Андреева, шулай ук Данила Анисимов финишка беренче килделәр. Ир - егетләр һәм хатын - кызлардан Ульяновкадан Максим Тимирясов, Юлия Тимирясова, Шешминкадан Дмитрий Зубов, Сәләйдән Ольга Полозникова, Чирмешәннән Петр Захаров, Иске Элмәледән Марина Колесникова, хәрби комиссариатта эшләүче Валентин Прокопьев, Иске Кадидан Рәмзия Заһретдинова, Шенталадан Валентина Фадеева үз төркемнәрендә беренче урыннарны алдылар.

ВИП - узышка чыккан оешма, предприятие җитәкчеләре арасында Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдиновка тиңнәр булмады, ул финишка беренче килде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Мостафин - икенче һәм өченче урыннарда. Хатын - кызлардан Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Инга Григорьева һәм Марина Темникова беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр.

Һәр төркемдә призлы урыннар алган чаңгычыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өч бертуган Тимирясовлар