Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күтәмәдәге янгын-коткару часте гадәттән тыш хәлләргә гел әзер

73нче янгын-коткару частенең (Нурлат шәһәре) Күтәмә авылында урнашкан аерым постын районда күпләр белә. Уналты ел эшләү дәверендә пост хезмәткәрләренә төп эшчәнлек вазифасы булган нефть объектларын саклаудан тыш еш кына торак сектордагы янгыннарны сүндерергә, юл-транспорт һәлакәтләрендә, башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтергә чыгарга туры килә. Безнең аерым пост шунысы белән үзенчәлекле,...

73нче янгын-коткару частенең (Нурлат шәһәре) Күтәмә авылында урнашкан аерым постын районда күпләр белә. Уналты ел эшләү дәверендә пост хезмәткәрләренә төп эшчәнлек вазифасы булган нефть объектларын саклаудан тыш еш кына торак сектордагы янгыннарны сүндерергә, юл-транспорт һәлакәтләрендә, башка гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтергә чыгарга туры килә.


Безнең аерым пост шунысы белән үзенчәлекле, ул Әлмәт гарнизоныннан һәм 73нче янгын коткару частеннан ерак урнашкан. Объектлар Чирмешән, Әлмәт районнарында, Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары чигендә урнашкан.

73нче янгын-коткару часте 2001 елның гыйнварында ачылды. Аның җитәкчесе итеп Юрий Калмыков билгеләнә, ул бүген дә шунда.

-Янгынчы һөнәре гомерлек эшем булыр дип һич тә уйламаган идем. Казан инҗенер-төзү институтын тәмамлагач, "Татгражданпроект" оешмасына юллама биргәннәр иде, ләкин әти-әнием үтенече буенча туган авылым Әккәрәйгә кайттым, - ди Юрий Михайлович. - Аерым постта башта янгыннарны кисәтү буенча инспектор булып эшли башладым. Кизү сменаларында каравыл хезмәтен алып бару өчен җитәкчелек минем алга якын тирәдәге авыллардан янгынчылар, янгын машиналары йөртүчеләр, инспекторлар туплау бурычын куйды. Алар аварияләрне һәм янгыннарны тиз арада килеп бетерәһәм сүндерә алырлык булырга тиеш.

Хәзер аерым постта 40 кеше эшли, биредә нефть һәм нефть продуктлары резервуарларында утны сүндерү буенча 5 берәмлек махсус техника, шул исәптән, янгын күбеген күтәргеч, шулай ук заманча авария-коткару инструменты бар.

-Соңгы вакытта объектларда янгыннарның килеп чыгуына юл куелмый диярлек,-ди Юрий Калмыков. -Шулай да без теләсә нинди хәлләргә дә әзер торабыз. 2006 елның май көне бик истә калган. "Нурлатнефть" НГДУсының нефть резервуарында зур янгын булган иде. 2000 куб.метр сыешлы резервуарларның берсендә пар-һава катнашмасы шартлады, аның түбәсе 25 метр ераклыкка очып китте. Резервуарның өслеге, шулай ук аннан агып чыккан нефть барысы да ут эчендә. Янгынчыларыбыз югалып калмадылар, югары профессионализм һәм кыюлык күрсәтеп, үз бурычларын намус белән башкарып чыктылар.

2014 елда Сергей Маркелов һәм бүлекчә командиры Евгений Миронов җитәкләгән беренче караул коллективының оператив, төгәл эш итүе нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә "Шушмаойл"ның бер объектындагы резервуарда янгын сүндерелде. Сергей Маркелов "Янгындагы кыюлыгы өчен" медале, караул коллективы - грамоталар белән бүләкләнде, ә Евгений Миронов дәүләт янгын хезмәтенең икенче отряды (Әлмәт шәһәре) Мактау тактасына кертелде.

Без киләчәктә дә "Нурлатнефть"НГДУсы һәм Чирмешән районы объектларын янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән, ышанычлы саклау буенча бурычыбызны лаеклы төстә үтәрбез дип ышанам.

Нина Логинкина,

73нче янгын-коткару частенең

янгыннарны кисәтү бүлекчәсе инҗенеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Янгыннар