12 апрель 2017 яңалыклары
-
Утызимәнлеләр зәңгәр сулы күл буенда очрашты
Районның авыл мәдәният йортларында оешкан үзешчән сәнгать коллективлары арасында нык аерылып торган утызимәнлеләр, бер дә куркып калмыйча, Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" этнографик комедиясен сәхнәләштерде. Татарстанның академия театры куйган саллы әсәргә алынган утызимәнлеләрне батыр йөрәклеләр димичә булмый. Авыл артистлары спектакльне аерым үзенчәлекле итеп сәхнәләштерүләре белән тамашачыларны үзләренә җәлеп иттеләр. Бер дә...
-
Чирмешәндәге мемориаль үзәктә космонавтикага багышланган күргәзмә ачылды
Мемориаль үзәктә Космонавтика көненә багышланган "Зәңгәр планета уллары" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Монда космонавтларга багышланган открыткалар, значоклар һәм маркалар күреп була. Чирмешәндә яшәүче Алексей Завьялов җиде яшендә тимер акчалар җыя башлый, бүген 78 яшьлек якташыбызның шәхси коллекциясендә бик уникаль экспонатлар да бар. Әйтик, Советлар Союзының 54 космонавты сурәтләнгән открыткалар җыелмасы,...
-
Чирмешән районында бер көнне исерек хәлдә машина йөртүче ике кеше тоткарланган
Районыбызда бер көнне исерек килеш руль артына утырган ике кеше автоинспекторлар кармагына эләгә. Аларның берсенең хәтта йөртү таныклыгы да булмаган. -Әлмәттән Нурлат районына кайтучының машинасын Казанка уңаендагы юлда иртәнге уннар тирәсендә туктаттык. Урта яшьләрдәге ир-ат төнге мәҗлестән соң айнып та бетмәгән иде. Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга,...
-
Чирмешән районында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Булачак солдатларның беренче төркеме 17 апрельдә юлга кузгалачак. Бу юлы 39 якташыбыз армиягә китәчәк. Язгы чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләрне армия хезмәтенә яше җиткән 158 яшь кеше арасыннан сайлап алачаклар. Бу егетләр бүген медицина тикшерүе узалар. Армия сафларына китүчеләргә, елдагыча, банк картлары бирелеп...
-
Чирмешән мәчете ялгызларга булыша
Бүген районыбызда гаилә корырдай бик күп ялгыз кеше яши. Авылларда балалар тумавын да исәпләсәк, олыгайгач, аларны кем карар? Үзеңә яр, иптәш сайлап кушылу ул - парлы тормышка ирешүдән бигрәк, язмыш куйган сынауларны бергә үтү дә. Гаилә - кечкенә дәүләт, һәм шул дәүләттә һәркемнең үз вазифасы бар. Димәк, яшәгән җирлегебез, республикабыз,...
-
Ришат Төхвәтуллин: сәхнәдән китәм...
Кичә Баулыда Ришат Төхвәтуллин концерты булды. Баулы тамашачысы аны туп-тулы зал белән каршы алды - ике ай алдан билетлар сатылып беткән. Концерт башланыр алдыннан берничә минут кала без Ришат белән аралашып алдык. Иҗаты күпләргә билгеле булганга, шәхси тормышына кагылышлы сорауларны бирергә тырышам. - Ришат, сезгә һәм иҗатыгызга мөкиббән киткән тамашачылар...
-
Татарстанда киләсе тәүлектә 16 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда 12 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көндез бераз яңгыр явачак. (Казан,апрель, "Татар-информ"). Татарстанда 12 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән көнбатыш районнарда бераз яңгыр. Җил көньк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 0дән +5градуска кадәр җылы, көндез исә максималь һава температурасы +11..+16 градус...