Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә космонавтикага багышланган күргәзмә ачылды

Мемориаль үзәктә Космонавтика көненә багышланган "Зәңгәр планета уллары" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Монда космонавтларга багышланган открыткалар, значоклар һәм маркалар күреп була. Чирмешәндә яшәүче Алексей Завьялов җиде яшендә тимер акчалар җыя башлый, бүген 78 яшьлек якташыбызның шәхси коллекциясендә бик уникаль экспонатлар да бар. Әйтик, Советлар Союзының 54 космонавты сурәтләнгән открыткалар җыелмасы,...

Мемориаль үзәктә Космонавтика көненә багышланган "Зәңгәр планета уллары" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Монда космонавтларга багышланган открыткалар, значоклар һәм маркалар күреп була.


Чирмешәндә яшәүче Алексей Завьялов җиде яшендә тимер акчалар җыя башлый, бүген 78 яшьлек якташыбызның шәхси коллекциясендә бик уникаль экспонатлар да бар. Әйтик, Советлар Союзының 54 космонавты сурәтләнгән открыткалар җыелмасы, мөгаен, районда башка бер кешедә дә юктыр. Беренче космонавт Юрий Гагарин Алексей Нестеровичның Байконурда хезмәт иткән дустына бүлән иткән значок та әлегә күргәзмәдә урын алган. Космонавтлар рәсемнәре төшерелгән истәлек юбилей акчалары да бар монда.

-Миңа чит илләрдә дә булырга туры килде, -ди Алексей Завьялов. - Кая барсам да, истәлеккә значоклар, маркалар алып кайта идем. Шул гомердә зур коллекция тупланды. Бүген аның бер өлешен биредә күрә аласыз.

Күргәзмәгә Иске Кадида яшәүче Госман Мортазин да бәһасез әйберләрен алып килгән. Ул да гомере буе значоклар җыйган, коллекциясендә төрле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә багышланган 1000нән артык значок бар, шуларның 100дән артыгы космос белән бәйле.

Район үзәк больницасының балалар врачы Саимә Әбдрәшитованың да маркалар белән кызыксынуы күпләр өчен бүген яңалык булды. Саимә Әхәт кызының коллекциясендәге, шулай ук космонавтика темасына багышланган маркалары альбомның берничә битен алып тора.

Мемориаль үзәктә әлеге күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк. Сирәк экспонатларны күреп калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined