Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән мәчете ялгызларга булыша

Бүген районыбызда гаилә корырдай бик күп ялгыз кеше яши. Авылларда балалар тумавын да исәпләсәк, олыгайгач, аларны кем карар? Үзеңә яр, иптәш сайлап кушылу ул - парлы тормышка ирешүдән бигрәк, язмыш куйган сынауларны бергә үтү дә. Гаилә - кечкенә дәүләт, һәм шул дәүләттә һәркемнең үз вазифасы бар. Димәк, яшәгән җирлегебез, республикабыз,...

Бүген районыбызда гаилә корырдай бик күп ялгыз кеше яши. Авылларда балалар тумавын да исәпләсәк, олыгайгач, аларны кем карар? Үзеңә яр, иптәш сайлап кушылу ул - парлы тормышка ирешүдән бигрәк, язмыш куйган сынауларны бергә үтү дә. Гаилә - кечкенә дәүләт, һәм шул дәүләттә һәркемнең үз вазифасы бар. Димәк, яшәгән җирлегебез, республикабыз, илебез ныклы булсын дисәк, иң элек гаилә хәлен кайгыртырга тиешбез...

Ялгыз кешеләргә үз парларын табуда Чирмешән мәчете имамы Рамиль Ибраһимов һәм Рәсүл хәзрәтләр заманга яраклаштырып ярдәм күрсәтүне мөмкин һәм кирәкле эш дип саныйлар. Гаилә төзергә җыенганнарга алда торган кыенлыкларны, бурычларны яхшылап төшендерү, бер-береңә тугрылык, ышаныч, сабырлык, вакытында юл куя белү һәм башка бик күп сыйфатлар кирәклеген катлы-катлы аңлату күпмедер дәрәҗәдә гаилә ныклыгын саклар, аерылышучылар санын киметер иде. Гаилә корырга теләгәннәргә исә түбәндәге игъланны тәкъдим итәбез: "Районыбызда яшәүче, ялгызлыктан туйган егетләр-кызлар, ханымнар-әфәнделәр, әбиләр-бабайлар! Сезгә үз парыгызны табуда ярдәм кирәксә, Чирмешән мәчетенә кереп, үзегез һәм хыялыгызда йөрткән кеше турында мәгълүмат (анкета) калдырыгыз, яисә 9874217374 телефонына шалтыратыгыз." Ниндидер сәбәпләр белән үзара мөнәсәбәтләре бозылышкан гаиләләргә дә шушы телефонга шалтырату араларны жайларга, гаиләне саклап калырга ярдәм итүе мөмкин.

Билгеле, кеше биргән мәгълүматлар бик тә шәхси, аларның читләр кулына эләкмәве - бу изге эшләрнең шарты. Төп максат - яхшы гаилә булдыруда, булганнарын саклауда ярдәм күрсәтү.

Фирдәвес Галиева.

Урманасты Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined