Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин: сәхнәдән китәм...

Кичә Баулыда Ришат Төхвәтуллин концерты булды. Баулы тамашачысы аны туп-тулы зал белән каршы алды - ике ай алдан билетлар сатылып беткән. Концерт башланыр алдыннан берничә минут кала без Ришат белән аралашып алдык. Иҗаты күпләргә билгеле булганга, шәхси тормышына кагылышлы сорауларны бирергә тырышам. - Ришат, сезгә һәм иҗатыгызга мөкиббән киткән тамашачылар...

Кичә Баулыда Ришат Төхвәтуллин концерты булды. Баулы тамашачысы аны туп-тулы зал белән каршы алды - ике ай алдан билетлар сатылып беткән. Концерт башланыр алдыннан берничә минут кала без Ришат белән аралашып алдык.

Иҗаты күпләргә билгеле булганга, шәхси тормышына кагылышлы сорауларны бирергә тырышам.

- Ришат, сезгә һәм иҗатыгызга мөкиббән киткән тамашачылар арасында сезгә гашыйк яшь кызлар бихисап. Сезне бик-бик яраталар. Ә сезгә соң нинди кызлар ошый, сезнең хыялдагы хатын-кыз нинди булырга тиеш?

- Беренчедән, миңа ошаган хатын-кыз гади булырга тиеш, үзен-үзе карап, матур итеп йөргән кызларны яратам. Гомумән, кеше тыштан да, эчтән дә матур булырга тиеш. Икенчедән, мин әниемә охшаган кызны сайлаячакмын. Андый булганда ул ир-егетне хөрмәт итәргә, гаиләсе өчен тырышып яшәүче булырга тиеш. Хәйләкәр һәм усаллыкны яратмыйм.

- Җырчы һәрвакыт яшь булырга, матур һәм сәхнә бизәге булырга тиеш, дигән фикерләрегезне интернет челтәрендә очратканым бар. Кеше гомер буе яшь булып кала алмый бит инде? Гомумән бу сезнең сүзләрме?

- Әйе, бу мин әйткән сүзләр. Мин дә сәхнәдән китәм... вакыты җиткәч. Артист кеше кырык яшьләр тирәсендә матур чагында китә дә белергә тиеш. Зинһар, дөрес аңласыннар, бу минем шәхсән үз фикерем, үземә генә кагыла. Аның икенче ягы да бар бит әле, болай көне-төне гастрольләр белән йөрергә туры килә. Шәхси тормышка бөтенләй вакыт калмый. Киләчәктә мин дә гаилә корачакмын бит инде, балаларым да булыр... үзем өчен дә яшисе килә. Ә сәхнә тормышы белән шәхси тормыш корып яшәү арасында юл сикәлтәле дә, авыр да. Моны сәхнәдә йөргән кеше генә аңлый.

Ришат Төхвәтуллинның «күз тию» дигән төшенчәгә карашы, бу кадәр игътибардан башы әйләнеп, «йолдызлык» авыруы башланмасмы - әлеге сорауларга җавапны «Хезмәткә дан» газетасы битләреннән укып һәм Баулы телевидениесе аша карап белә алачаксыз.

http://www.bavly-tat.ru/tt/component/k2/item/16561-rishat-tөhvәtullin-sәhnәdәn-kitәm.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined