Утызимәнлеләр зәңгәр сулы күл буенда очрашты
Районның авыл мәдәният йортларында оешкан үзешчән сәнгать коллективлары арасында нык аерылып торган утызимәнлеләр, бер дә куркып калмыйча, Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" этнографик комедиясен сәхнәләштерде. Татарстанның академия театры куйган саллы әсәргә алынган утызимәнлеләрне батыр йөрәклеләр димичә булмый. Авыл артистлары спектакльне аерым үзенчәлекле итеп сәхнәләштерүләре белән тамашачыларны үзләренә җәлеп иттеләр. Бер дә...
Районның авыл мәдәният йортларында оешкан үзешчән сәнгать коллективлары арасында нык аерылып торган утызимәнлеләр, бер дә куркып калмыйча, Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" этнографик комедиясен сәхнәләштерде.
Татарстанның академия театры куйган саллы әсәргә алынган утызимәнлеләрне батыр йөрәклеләр димичә булмый. Авыл артистлары спектакльне аерым үзенчәлекле итеп сәхнәләштерүләре белән тамашачыларны үзләренә җәлеп иттеләр. Бер дә академиялеләр шулай иткән иде, болар алай иткән иде дигән уйларга урын калдырмыйча, алар барын да үзләре белән комедия дөньясына бөтереп алып кереп киттеләр.
Миңнурыйны уйнаган Светлана Сәйфетдинованың спектакльне җырлап башлап җибәрүе үк тәүге алкышларга күмелде.
Аләүетдинның күңелен (рольдә - Мингәрәй Әминов) бүгенгесе көндә авыл халкының үз-үзенә бикләнүе, гореф-гадәтләрнең онытылуы әрнетә. Уен барышында картаеп баручы карт моряк күкрәгенә сыймаган кайнар йөрәге белән сәхнәгә кереп чыккан саен тамашачыларның алкышларына лаек булды.
Мингәрәй "мин авыл җирлеге башлыгы" диеп тормыйча, бу спектакльне әзерләү өчен барлык кирәк-яракны табып, декорацияне коруда да башлап йөрүче булды.
"Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Юнысованың Айшәбикәсе академия артисткасы Рауза Хәйретдинованы күз алдына китерә. Уен барышында ул әле гади, аптырап калган авыл хатыны, әле чая телле, үткен, үз дигәнен эшләүче, һәркемне үзе дигәнчә тотучы ана булып кала. Тамашачылар Рәзиләнең тормышчан уйнавына сокланып утырдылар.
Сәхнә артында җиңел, күтәренке җыр башланып, сәхнәгә Асимә карчык - Гөлия Гыйрфанова килеп керә. Аның керә-керешен үк тамашачылар алкышлап каршы ала. Җыештыручы булып эшләүче гап-гади авыл хатынының сәхнәдә уйнавын үзең күрергә кирәк! Асимәттәйнең сәхнәгә килеп керүе, уйнавы, сөйләме, тавышының яңгырашлы булуы күренекле артистка Вера апа Минкинаны хәтерләтә. Әйтерсең лә сәхнәдә Гөлия түгел, ә Вера апа!
Менә сәхнәдә шат күңелле, шаян, яшь егет Аймәт - Риф Фәттахов. Ул әти-әнисен дә, дус кызларын да кайсын шаярта, кайсын юата, кайсын балалар көйләгәндәй тынычландыра. Үзенең уены белән тамашачыларның күз карашларны сәхнәдән аерылмаслык итеп башкарып чыккан Риф караучыларның катлы-катлы кул чабуларына лаек булды.
Спектакль дәвам итә. Талгын гына көй астында чәчәкле чиләк-көянтәләр асып, сәхнәгә берсеннән-берсе матур яшь кызлар кереп килә. Әле алар бер сүз әйтмәгән, ә тамашачы инде аларны залны селкетерлек алкышлар белән каршылый.
Алия ролендә Айгөл Әхмәтшина (студент), уйчан, тыныч кыз. Һәркемнең сүзен тыңлый. Бай күңелле, йомшак йөрәкле Алияне ышандырырлык итеп уйнады Айгөл.
Сания - Алсу Зиннурова (студент) тормышны аңлаучы, үз сүзен сүз итеп тыныч кына үз дигәненә ирешүче кыз булып алга бара. Һәркем белән елмаеп сөйләшүен егет тә бик ярата.
Хәния ролендә Рания Минһаҗева (студент) - моңа кадәр үзенең җырлары белән утызимәнлеләрнең күңелен яулаган кыз. Ул спектакльдә дә сынатмады. Балалыктан чыгып бетә алмаган, сөю-сөелүнең ни икәнлеген әле бөтен тирәнлегендә аңлап җиткермәгән ут бөрчәсе кебек кыз бала ролен башкарды Рания. Ул сәхнәдә уйнаучыларның һәрберсе белән аңлаша, аралаша, елап ала, гашыйк була. Үзенә буйсындыра, вулкан авызыннан чыккан лава кебек үзе белән бөтереп ала.
Алия, Сания, Хәнияләрнең Аймәт белән аралашулары, уйнаулары үзе бер онытылмас хатирә булды.
Спектакльдә музыка өлешен алып баручы Газинур Шәймардановка да нык тырышырга туры килде. Ул сәхнәгә чыгып тамашачыларга күренмәсә дә, спектакльнең җанлы булуына зур һәм күп өлеш керткән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рушания Әминова, Гөлсирин Фәттаховаларның да хезмәтләренә "бишле".
Сәхнәдәге декорация дә килешле. Ул шулкадәр чынбарлыкнка якынлаштырып корылган. Сәхнә матур: зәңгәр сулы күл буе, таллар, камышлар, басма... Күл кырыендагы көймәгә утырсаң, йөзеп китәрсең кебек.
Госман Мортазин.
Иске Кади авыл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев