11 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр, сайлагыз: социаль пакетмы әллә акчамы
1 октябрьгә кадәр калган санаулы көннәрдә ташламага ия инвалидлар 2018 елда социаль пакетны яки акчамы алуларын хәл итәргә тиешләр. Соцпакет ул - социаль хезмәтләр җыелмасы, аның суммасы хәзер 1048 сум 97 тиен тәшкил итә, бу - беренче чиратта, бушлай дарулар (айга 807 сум 94 тиен). Районда ташламага ия 2098 кеше...
-
Чирмешәннең янгын частенә бер көндә 7 ялган чакыру кергән
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасы 4 сентябрь көнне Ульяновка авылы янында зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәте урынына барганнар. Шул ук көнне 135нче янгын частенә 7 ялган чакыру кергән. Болай шаяручыларны җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. 02 3 сентябрьдән 10 сентябрьгә чаклы, Чирмешән полиция бүлекчәсенә 32...
-
Түбән Кәминкә юлында исерек килеш машина йөртүче тоткарланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре Кара Чишмә белән Түбән Кәминкә авыллары арасындагы юлда туктаткан "унлы" хуҗасы исерек булып чыга. -Безнең районга төзелешкә эшкә килгән чит район кешесе табын артында кәеф-сафа корганнан соң, аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Без туктаткач, нәрсә булганын тиз генә аңышып та өлгерә алмады, яхшы "салган", әле шул хәлдә...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә Шентала фермерлары да сату итте
Чирмешәндә узган атнада ярминкә булды. Анда Шентала районының Карабиккол авылы фермерлары җитештергән продукция дә алып килгәннәр. Күршеләрдә, әлеге бер фермерда бөртеклеләрдән ярма ярдыралар, сөттән каймак, эремчек, тагын әллә нәрсәләр ясыйлар икән. 1000 баштан күбрәк сыерлары бар, ди. Эшлиләр, булдыралар. Бу ярминкәдә казлар һәм үрдәкләр, он, бал, үсентеләр, бөртек, яшелчеләр, гөмбә...
-
Әккәрәйдә тагын бер урам юлы шомара
Әккәрәйдә Гагарин урамы юлын вак таш түшәүгә әзерлиләр. Ташны юл кырыена китереп тә куйганнар, юл аслыгын грейдер белән тигезләгәннәр. Әлеге, бер километр чамасы озынлыктагы юлны норматив хәлгә китерү өчен акча бюджеттан бирелә. - Бер килгән - килгән, юлчылар зур күпер аша үтүче юлны да тигезләсеннәр иде, юкса яз-көз анда пычрак...
-
Кулланучылар хокукын бозучылар саны кимегән
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте алдагы елга караганда кулланучылар хокукларын бозучылар кимүен җиткерә. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте быел, алдагы ел белән чагыштырганда, кулланучылар хокукын бозучылар саны кимүен җиткерә. Мәсәлән, елның беренче яртысында сәүдә өлкәсендә сатып алучыны...
-
Чирмешәнлеләр, 11 сентябрь – Бөтендөнья аеклык көне!
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Алкоголь турыдан-туры күзәнәкләргә үтеп кереп, кеше организмының барлык әгъзаларын һәм тукымаларын җимерә башлый. Эчкечеләр күбесенчә инфаркт,...