10 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә узган самбо турнирында яшь чыгаручы булмады
Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призларына яшь егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча узган районара турнирда 70кә якын спортчы келәмгә чыкты. Җиңүчеләргә дигән шәп бүләкләрне алучылар арасында Чирмешән, Лашман көрәшчеләре дә бар. Безнең районда самбо әлегә чагыштырмача яшь спорт төре. Шулай да тренерлар - Лашманнан Рафик Гатин, Чирмешәннән Степан Хачатрян шәкертләре...
-
Чирмешәндә машина йөртүчеләрне акрынрак йөрергә өндиләр
Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән, 8 майдан 14 майга чаклы юл куркынычсызлыгына кагылышлы "Тормышны сакла!#Тизлекне кимет» кампаниясе юлларда акрынрак йөрүгә юнәлдерелгән. Кызу йөрү, тизлекне арттыру күп илләргә хас проблема, диләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең уртача 40-50 проценты, хәтта 80 процентка кадәре тиешле тизлекне арттыра. Ә бу - зур фаҗигаләр сәбәбе...
-
Түбән Кәминкә фермеры Габбас Низамовның үз җирләре, үз маллары бар
Түбән Кәминкә фермеры Габбас Низамов та язгы кыр эшләрен төгәлләп килә. Дөрес, аның җирләре күп түгел, 46 гектар гына. Кереп, булмый торган урыннарны гына калдырып, солы, арпа чәчкәннәр, күпьеллык үләннәр участогына ашлама керткәннәр. 8 гектарда көздән чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлаган. -Эшебез көзгә кадәр тукталмаячак, игеннәрне тәрбияләргә дә кирәк,- ди...
-
Эзләтүдә булган Лашман кешесе тоткарланган
01 6 май көнендә Кара Чишмә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут чыгуның сәбәбе - электр үткәргечләрнең төзек булмавы. Янгынны сүндерергә Чирмешәннең 135нче часте машиналары барган. Ә 73нче янгын частеның аерым посты (Күтәмә авылы) хезмәткәрләренә Әккәрәй янында ут капкан чүпне һәм коры үләнне сүндерергә туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә...
-
Бүген Бәраәт кичәсе - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте җир йөзенә таралып торыр көн
Шәгъбән ае дәвам итә. Бу ай Ислам динендә изге айларның берсе санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. аның турында: "Шәгъбан - минем аем, Рәҗәб - Аллаһ Тәгалә ае, Рамазан - минем өммәтемнең ае", - дигән. Динебез тарихындагы мөһим вакыйгалар белән дә үзенчәлекле ул: Аллаһ Тәгалә Рамазан аенда ураза тоту тиешлеген хәбәр итә,...
-
Чирмешән каһарманы Бари Габдрахмановны Европа илләрендә дә беләләр
Бу көннәрдә бик күп илләрдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов турында мәгълүматлы булдылар. Түбән Камада яшәүче, геройның авылдашы, Россия радиосөючеләр җәмгыяте әгъзасы Ильяс Бикбаев 8 май көнне, радиоэкспедиция кысаларында Кармыштан, ә 9 майда Чирмешәннән махсус чакыру-позывной аша эфирга чыкты, Габдрахманов турында сигнал - хәбәрләр җибәрде. Бөек Җиңү көнендә ул...
-
Чирмешәндә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә ярминкәдә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды
Үткән атна ярминкәсендә халык күбрәк питомникларда үстерелгән җиләк-җимеш агачы үсентеләре алды. Карлыган үсентесенең берсен 250 сумнан саттылар. Чирмешәндә үткән бу ярминкәдә берсе 250гә - тавыклар, килосы 100-120гә - орлык суганы, 150-250гә - җимеш, шулай ук чәчәкләр һәм чәчәк орлдыклары, бозаулар, каз бәбкәләре дә бар иде. Аксубай районының Тимошкино авылыннан берәү...