Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбән Кәминкә фермеры Габбас Низамовның үз җирләре, үз маллары бар

Түбән Кәминкә фермеры Габбас Низамов та язгы кыр эшләрен төгәлләп килә. Дөрес, аның җирләре күп түгел, 46 гектар гына. Кереп, булмый торган урыннарны гына калдырып, солы, арпа чәчкәннәр, күпьеллык үләннәр участогына ашлама керткәннәр. 8 гектарда көздән чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлаган. -Эшебез көзгә кадәр тукталмаячак, игеннәрне тәрбияләргә дә кирәк,- ди...

Түбән Кәминкә фермеры Габбас Низамов та язгы кыр эшләрен төгәлләп килә.


Дөрес, аның җирләре күп түгел, 46 гектар гына. Кереп, булмый торган урыннарны гына калдырып, солы, арпа чәчкәннәр, күпьеллык үләннәр участогына ашлама керткәннәр. 8 гектарда көздән чәчелгән уҗым культуралары яхшы кышлаган.

-Эшебез көзгә кадәр тукталмаячак, игеннәрне тәрбияләргә дә кирәк,- ди Низамов. - Үз техникабыз бар: МТЗ, Т70 янына, өр-яңа булмаса да, "ДОН" комбайны алдык, аны былтыр эшләтеп тә карадык.

Фермерның 18 баш эре терлеге бар, аларга печән, салам, фураж байтак кирәк. Табигать көйсезләнмичә, чәчелгән җирләреннән көзгә мул уңыш җыярга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined