Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган самбо турнирында яшь чыгаручы булмады

Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призларына яшь егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча узган районара турнирда 70кә якын спортчы келәмгә чыкты. Җиңүчеләргә дигән шәп бүләкләрне алучылар арасында Чирмешән, Лашман көрәшчеләре дә бар. Безнең районда самбо әлегә чагыштырмача яшь спорт төре. Шулай да тренерлар - Лашманнан Рафик Гатин, Чирмешәннән Степан Хачатрян шәкертләре...

Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призларына яшь егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча узган районара турнирда 70кә якын спортчы келәмгә чыкты. Җиңүчеләргә дигән шәп бүләкләрне алучылар арасында Чирмешән, Лашман көрәшчеләре дә бар.


Безнең районда самбо әлегә чагыштырмача яшь спорт төре. Шулай да тренерлар - Лашманнан Рафик Гатин, Чирмешәннән Степан Хачатрян шәкертләре келәмдәге уңышлары белән сөендерә башлады инде. Әйтик, Лашман кызы Алинә Хафизуллина быел Татарстан беренчелегендә узган ярышларда үз үлчәү категориясендә җиңү яулаган спортчы. 6 сыйныфта гына укый үзе, нык гәүдәле кыз, андый булмасаң, саллы бәйгедә беренчелекне алу ансат түгелдер.

-Самбода тибәргә, сугарга ярамый. Төрле алышлар (броски), авырттыра торган алымнар (болевой прием) кулланыла. Көндәшеңне аркага чиста салсаң, хөкемдарлар дүрт балл бирә, аркага төшереп, көндәшеңне торгызмыйча 20 секунд тотсаң, шулай ук дүрт балл өстәлә. Бар инде аның тагын кагыйдәләре, монда көч һәм хәйләкәрлек кирәк, - ди Алинә.

Ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та армиядә хезмәт иткәндә самбо белән шөгыльләнгән икән. Турнирны күзәткәндә ул:

-Келәмгә чыкканда, спортчылар телендә әйткәндә, җылынып, гәүдәне яздырып чыгарга кирәк. Самбода бөтен мускуллар эшли. Елан кебек сыгылмалы, җитез булсаң гына, җиңә аласың - ди.

"Чирмешән" физкультура-савыктыру спорт залында узган турнирда исә җиде район һәм шәһәрдән - Чистайдан, Чаллыдан, Аксубай, Әлмәт, Шентала, Нурлат, Чирмешән районнарыннан көрәшчеләр катнашты. Әйе, аларга елан кебек булырга кирәк икән шул. Көрәшчеләрнең кайберләренә хәтта күз иярми, корбаннарын тиз арада бөтереп алып, аркаларына салалар. Бик җитезләр. Араларында имгәнүләр алучылар, кул-аякларын авырттыручылар да булды, самбочыларга медицина ярдәме күрсәткәләргә туры килде, шулай да яшь чыгаручы, елаучы булмады. Балалар гына бит инде, югыйсә.

Турнирда безнең самбочылардан Алинә Хафизуллина (Лашман), үз үлчәү категориясендә җиңүче буларак, медаль, кубок һәм турнирның яхшы бүләгенә ия булды. Чирмешәннән Даниил Ефимов, Лашманнан Айгөл Әбденәгыймова, Нәзир Ибәтуллин - үз авырлыкларында икенче, Чирмешәннән Руслан Латыйпов, Виктория Ворожейкина - өченче урын ияләре. Илшат Латыйповны җиңүгә омтылыш өчен бүләкләделәр. Александдр Семайкин, Илнур Шәфыйков көрәшеннән дә тренерлары канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined