Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эзләтүдә булган Лашман кешесе тоткарланган

01 6 май көнендә Кара Чишмә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут чыгуның сәбәбе - электр үткәргечләрнең төзек булмавы. Янгынны сүндерергә Чирмешәннең 135нче часте машиналары барган. Ә 73нче янгын частеның аерым посты (Күтәмә авылы) хезмәткәрләренә Әккәрәй янында ут капкан чүпне һәм коры үләнне сүндерергә туры килгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә...

01 6 май көнендә Кара Чишмә авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут чыгуның сәбәбе - электр үткәргечләрнең төзек булмавы. Янгынны сүндерергә Чирмешәннең 135нче часте машиналары барган. Ә 73нче янгын частеның аерым посты (Күтәмә авылы) хезмәткәрләренә Әккәрәй янында ут капкан чүпне һәм коры үләнне сүндерергә туры килгән.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 61 хәбәр кергән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре җинаять эше буенча эзләтүдә булган 1994 елгы Лашман кешесен тоткарлаганнар.
Чирмешәндә яшәүче берәү гыйнвар аенда үзеннән бурычка 130 мең сум акча алган, тик хәзергәчә әҗәтне кире кайтармаган авылдаш хатын-кызны җаваплылыкка тартуны сорый.
Район юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булган, матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 90 кешене тоткарлаганнар, берәү транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткәндә туктатылган.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Дүрт ял көнендә (6 майдан 9ына кадәр) ашыгыч медицина ярдәменә җитмештән күбрәк чакырту кергән. Фельдшерлар әйтүенчә, 7 кеше көнкүрештә җәрәхәт алу, 4 кеше умарта кортлары чагуына аллергия булу сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Чакыртуларның күбесе хроник чирлеләр янына булган.
04 Май аеның беренче атнасында газ хезмәте слесарьлары 42 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined