Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүчеләрне акрынрак йөрергә өндиләр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән, 8 майдан 14 майга чаклы юл куркынычсызлыгына кагылышлы "Тормышны сакла!#Тизлекне кимет» кампаниясе юлларда акрынрак йөрүгә юнәлдерелгән. Кызу йөрү, тизлекне арттыру күп илләргә хас проблема, диләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең уртача 40-50 проценты, хәтта 80 процентка кадәре тиешле тизлекне арттыра. Ә бу - зур фаҗигаләр сәбәбе...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән, 8 майдан 14 майга чаклы юл куркынычсызлыгына кагылышлы "Тормышны сакла!#Тизлекне кимет» кампаниясе юлларда акрынрак йөрүгә юнәлдерелгән.


Кызу йөрү, тизлекне арттыру күп илләргә хас проблема, диләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең уртача 40-50 проценты, хәтта 80 процентка кадәре тиешле тизлекне арттыра. Ә бу - зур фаҗигаләр сәбәбе .

Уртача тизлекне сәгатенә бер километрга гына арттыру да үлем белән тәмамланучы автоһәлакәтләрне 4-5 процентка күбәйтә, диләр белгечләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мондый мәгълүматлар да җиткерә: сәгатенә 50 километр тизлек белән барган автомобиль бәрдергән олы яшьтәге җәяүленең үлү ихтималы 20 процентка, әгәр тизлек сәгатенә 80 километр булса, 60 процентка җитә.

Шуның өчен, акрынрак йөрик! Юкка гына "Тише едешь - дальше будешь", димиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined