Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән каһарманы Бари Габдрахмановны Европа илләрендә дә беләләр

Бу көннәрдә бик күп илләрдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов турында мәгълүматлы булдылар. Түбән Камада яшәүче, геройның авылдашы, Россия радиосөючеләр җәмгыяте әгъзасы Ильяс Бикбаев 8 май көнне, радиоэкспедиция кысаларында Кармыштан, ә 9 майда Чирмешәннән махсус чакыру-позывной аша эфирга чыкты, Габдрахманов турында сигнал - хәбәрләр җибәрде. Бөек Җиңү көнендә ул...

Бу көннәрдә бик күп илләрдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов турында мәгълүматлы булдылар.


Түбән Камада яшәүче, геройның авылдашы, Россия радиосөючеләр җәмгыяте әгъзасы Ильяс Бикбаев 8 май көнне, радиоэкспедиция кысаларында Кармыштан, ә 9 майда Чирмешәннән махсус чакыру-позывной аша эфирга чыкты, Габдрахманов турында сигнал - хәбәрләр җибәрде. Бөек Җиңү көнендә ул район мәдәният йорты каршында антенна бастырды, плакатлар куйды.

-Мин 6 майдан ук, бәйрәм ялларын файдаланып, юлымны Түбән Камада башлап, кимендә 3 сәгать саен эфирга чыктым, - ди Ильяс Бикбаев.

Ул Түбән Кама-Яңа Чишмә-Чистай-Казан-Апас-Буа-Казан-Кармыш-Чирмешән-Түбән Кама маршруты буенча йөзләрчә километр юл үткән, иң мөһиме - герой якташыбыз Бари Габдрахманов хакында меңнәрчә кешегә хәбәр җиткергән. Сигналларны Габдрахманов һәлак булган Украинада, Кировоград шәһәрендә дә алганнар, ишеткәннәр, тыңлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined