8 октябрь 2020 яңалыклары
-
Быелгы сентябрь дөньяда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булган
Температура аномалияләре бөтен җирдә диярлек теркәлгән.
-
Чирмешән районында октябрьдә гаилә корырга теләүчеләр юк
Районда октябрь аенда гаилә корырга теләүчеләр юк, район ЗАГС бүлегенә бер гариза да кермәгән. Әлеге ноябрь аенда гаилә корырга теләүче парлар берәү генә.
-
«Татмедиа» басмаларын - 13 процентлы ташламалы бәядән
«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.
-
«Салават күпере» журналының октябрь саны машина формасында эшләнгән
Басманың концепциясе яңартылганнан соң журналның һәр саны уенчыкка охшый башлады.
-
Бу көннәрдә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына бүләкләр күп килде
Районыбызның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне, яннарына барып, Өлкәннәр көне белән котлады һәм азык-төлек пакетлары өләште.
-
Табиб-диетолог яшелчәләрнең кайсы очракта агуга әверелүе турында сөйләде
Артык өлгергән баклажан, язга кадәр сакланган бәрәңге һәм яшел помидорны ашарга киңәш ителми.
-
Соңгы ике айда чирмешән юлларында 14 исерек шофер тоткарланган
Быел район юлларында аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итеп тоткарланган 55 машина йөртүченең 10сы сентябрь аенда ачыкланган. Бер айга бу бик күп, диләр районның ЮХИДИ бүлекчәсендә.
-
Чирмешән районында бер якташыбызга ана хокукыннан мәхрүм ителү яный
Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышының чираттагысында, кабат, бала тәрбияләүдән читләшкән әниләрне “тәрбияләргә” туры килде.
-
Чирмешән районының Ивашкино авылында өлкәннәргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр
Ивашкино авылы өлкәннәре алар хөрмәтенә оештырган бәйрәмнән чәчәк букетлары белән таралыштылар.
-
Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булган галимнәр мәгълүм
Быел химия өлкәсендәге Нобель премиясенең күләме арткан, ул якынча бер миллион Америка долларын тәшкил итә.