Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булган галимнәр мәгълүм

Быел химия өлкәсендәге Нобель премиясенең күләме арткан, ул якынча бер миллион Америка долларын тәшкил итә.

2020 елда химия өлкәсендәге Нобель премиясе Франция микробиологы Эммануэль Шарпантье һәм АКШ биохимигы Дженнифер Дуднага CRISPR / Cas9 геномны үзгәртү технологиясе өчен бирелә. Бу хакта Швеция фәннәр академиясенең Нобель комитеты хәбәр итә, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

CRISPR / Cas9 — хәзер гамәлдә булган генетик редакторлар системаларыннан иң төгәле һәм арзаны («молекуляр кайчы» дип атала). Алар геномның сайланган участогын алырга яки аны икенчесенә алыштырырга мөмкинлек бирә.

Башка мондый методикалардан аермалы буларак, Шарпантьеда һәм Дудна тарафыннан өйрәнелгән технологиядә төгәллек фермент сайлау ярдәмендә түгел, ә РНК эше исәбенә ирешелә. Нәкъ менә шушы механизм ярдәмендә «бактерияләр үз геномындагы вируслардан котыла», дип билгеләп үтә N+1 басмасы.

Тикшеренүчеләр бактерияләрнең CRISPR/Cas9 механизмын ничек файдалануын ачыклаган һәм ун ел элек аны генга кирәкле үзгәрешләр кертү өчен кулланырга өйрәнгәннәр.

«Бу технология тормыш турындагы фәнгә революцион йогынты ясады, яман шешне дәвалауның яңа ысулларына үз өлешен кертә һәм нәсел авыруларын дәвалау турындагы хыялны тормышка ашырырга мөмкин», — дип билгеләп үтәләр Нобель комитетында.

Узган ике ел белән чагыштырганда 2020 елда премия күләме 9 млн швед кроныннан 10 млн га кадәр арткан. Бу якынча бер миллион Америка долларына туры килә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев