5 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Оят булса да, кызымны кабат абортка алып бардым» [булган хәл]
Еш кына берәрсе белән булган гыйбрәтле вакыйгаларны күреп, яки кеше язганны укып: "Үзе гаепле", дигән нәтиҗә чыгарып куябыз. Әмма андый нәтиҗә ясарга ашыгырга кирәкми икән. //Татарстан яшьләре // Әлеге гаилә белән мин әллә кайчаннан аралашып яшим. Кызлары Алияне дә кечкенә чагыннан ук беләм. Хәзер ата-ананың шушы баланың кылган гамәлләре аркасында...
-
Светлана Портнова юбилеен үткәрә
Светлана Портнова инде 26 ел район почта участогында хезмәт куйган. Бүген 55 яшен тутырган якташыбыз яшьрәк вакытында тукучы да була. Баштарак телеграммалар таратса, соңгы 15 елда ул хат ташучы булып эшли, Чирмешәннең яңа микрорайоны халкына матбугат басмалары китерә. Бу якларда аны күпләр таный, белә. Әле менә соңгы көннәрдә үзен еш...
-
Чирмешәндә кыш җитте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Габдерәшит Җамалетдинов – коммуналь хуҗалык җитәкчесе
Элек "Чирмешәннефть" идарәсе начальнигы булган Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдиновны "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" дәүләт унитар предприятиесе директоры итеп билгеләделәр. Ул 1956нчы елгы. Коллективның элеккеге җитәкчесе Айрат Шакиров бу предприятиедән үз теләге белән бөтенләй киткән. Фото архивтан
-
Бәркәтә авылыннан Хәлимә әби: “Кеше дөньядан туймый”
Кышның беренче көнендә 1 декабрьдә Бәркәтә авылында яшәүче Хәлимә әби Гайфетдиновага 90 яшь тулды. Матур гадәт буенча, юбилярны туган көне белән котларга район хакимияте вәкилләре дә барды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранованы, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинаны һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованы каршы алган апалар арасында...
-
Чирмешәндә ике көн эчендә: исерек шофер, машинада контрафакт һәм авария
Машина йөртүчене ныграк сыйлаганнар Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре Бәркәтә авылында "ВАЗ-2105" машинасын туктаталар. 1949нчы елгы ир-ат иртәнге тугызынчы яртыда руль артына исерек килеш утырып юлга чыга, дөресрәге, 68 яшьлек бабайның шулай кунактан кайтуы була. Инспекторлар аны өенә кайтаралар һәм эвакуатор чакыртып, машинасын штрафстоянкага озаталар. Хәзер инде абзыйга пенсия акчасыннан шактый...
-
Югарыкармалкалы үз авылдашларын талаган
Район суды Югары Кармалка авылыннан ике хатын-кызны, үз авылдашлары өеннән әйберләр урлап чыккан өчен, шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткән. Әниле-кызлы пенсионерка Галина һәм 36 яшьлек Светлана Куликовалар йорт хуҗасының каядыр китеп баруыннан файдаланып, кич белән аның йортына киләләр. Ишекнең биген ватып кереп, өйдән телевизор һәм аңа санлы приставка, планшет һәм...
-
Чирмешән больницасында 20 наркоман исәптә тора
Район үзәк больницасының наркология кабинетында 20 наркоман исәптә тора, шуларның дүртесе әле быел гына ачыкланган. "Энәгә утырган" 23, 26, 27, 29 яшьлек якташларыбызның берсе - кыз кеше, гомумән, наркоманнарның икесе - хатын-кыз. Быел исәпкә куелган наркоманнарның берсе наркотиктан исереп район үзәк больницасына эләккән, ә өчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Райондагы иң...
-
Тукай поселогы (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Президент сүзенә карап эш итәләр
Киләсе елның мартында Россия Президентын сайлаулар булачак. Сез бу мөһим кампаниядән нәрсәләр өмет итәсез? Айнур Заһитов, Чирмешән: - Сайлаулар гадел узсын, халык ышаныч белдергән илбашыбыз күпчелек ихтыяҗларын канәгатьләндерсен иде. Президентлыкка барлык кандидатлар турында да күбрәк беләсе килә. Бездә күбрәк бер кеше турында гына сөйлиләр. Сайлаулар бит, сайлап алу мөмкинлеге булырга...