2 февраль 2015 яңалыклары
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
Узган атнада алкоголь продукциясен законсыз сатучы Чирмешәндә һәм Якты Тауда яшәүче ике кешегә һәм район үзәге кафесы хезмәткәренә беркетмә төзелгән. 01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 135 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут капкан чүп-чарны гына сүндерергә туры килгән. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә үткән атнада 25...
-
Чирмешән районы пенсионерлары олимпиадада катнаштылар
Казан шәһәрендә, Универсиада авылында үткән өченче буын яшендәгеләр олимпиадасында безнең районнан да ике кеше (Чирмешәннән Мәдинә Садертдинова, Лашманнан Мәдинә Талипова) катнашты. -Дөрес, җиңү белән кайтмадык, мондый зур бәйгеләрдә катнашу да дәрәҗә,- ди Мәдинә Садертдинова. - Үземне компьютерны белүче кебегрәк саный идем, бәйгедә катнашкач, әле өйрәнәсе нәрсәләр күп икәнен белдем. Камиллеккә...
-
Чирмешәндә – морг, Ульяновкада ФАП төзелә
Район үзәк больницасындагы инфекция бүлегендә койка-урыннар кыскартылу сәбәпле, поликлиника каршындагы ул урнашкан бинага балалар бүлеге күчерелә. Больницаның баш врачы Рафаэль Габдрахманов сүзләренә караганда, балалар бүлеген аерым бинага урнаштыру кечкенә пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлы булачак. Ә калган бүлекләрдә быел аерым үзгәрешләр яки кыскартулар көтелми. - Әлегә кадәр больница...
-
Чирмешәндә сөт җыючылар слеты узды
2014нче елны районның шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып, 33 миллион сум акча эшләгәннәр. 2013нче ел белән чагыштырганда, бу 784 тоннага күбрәк. Быел әлеге күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелды. Районда беренче тапкыр үткәрелгән сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетында әйтүләренчә, бүген райондашларыбызның 6090 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән...
-
Түбәнкармалкалылар куян асрыйлар
Түбән Кармалка авылында шактый гына гаиләләр куян асрарга хирысланган. Кайберәүләр җәен аларның санын хәтта 100 әр башка ук җиткерә. Әле тугызынчы сыйныфта гына укыса да, Дмитрий Стукалин озынколаклы шушы хайваннар хакында зоология белгечләреннән ким сөйләмәс. Уңган авыл егете җәен әтисенә умарталар да караша икән. Ә менә куяннар исә тулысынча аның...
-
Чирмешән районының кайбер авылларында кибетләр эшләми
Районыбызның кайбер кечкенә авылларында кибетләр эшләми. Үз машинасы булган яшьрәкләр кирәк-ярак артыннан читкә йөрсә, карчык-корчык әлеге гозер белән кемгәдер ялынырга, я яктан сатучылар килгәнен көтәргә мәҗбүр. Егерме тугыз кеше яшәүче Кызыл Чишмәдә, әйтик, халык (нигездә олы буын) анысын-монысын алып кайтырга дип почтальонга заказ бирә. Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитетыннан...