Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иң күп китап укучы кыз Лашманда яши

"Иң күп китап укучы мәктәп укучысы" конкурсының Бөтенроссия этабы тәмамланды, шунысы сөенечле, җиңүчеләре арасында Чирмешән районы вәкилләре дә бар. Лашман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Эвелина Мөхәммәтҗанова шундый мәртәбәле бәйгедә III урынны яулап, Лауреат дипломы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Лашман авыл китапханәсе хезмәткәре Мәдинә Талиповага исә Рәхмәт хаты тапшырылды....

"Иң күп китап укучы мәктәп укучысы" конкурсының Бөтенроссия этабы тәмамланды, шунысы сөенечле, җиңүчеләре арасында Чирмешән районы вәкилләре дә бар.

Лашман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Эвелина Мөхәммәтҗанова шундый мәртәбәле бәйгедә III урынны яулап, Лауреат дипломы һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Лашман авыл китапханәсе хезмәткәре Мәдинә Талиповага исә Рәхмәт хаты тапшырылды.
-Хәзер балалар матур әдәбият белән кызыксынмый дию дөреслеккә туры килми. Мәктәп укучылары әкиятләр, хикәяләр, шигырьләрне бик яратып укыйлар,- ди М.Талипова.
Эвелина күбрәк Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Шәүкәт Галиев иҗаты белән кызыксына икән. Ул аларның шигырьләрен укып кына калмый, бик ошаганнарын яттан өйрәнеп, концертларда сәнгатьле итеп сөйли дә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Бөтенроссия конкурсы