Чирмешән галиме Америкада яши
Чирмешән мемориаль үзәгендә Николай Фроловка багышланган күргәзмә эшли башлады.
Хәзер җирле тарихчыбыз хатыны белән Америка Кушма Штатларында, кызы янында гомер итә. Гәрчә тумышы белән безнең яклардан булмаса да, Николай Сергеевич - районыбыз тарихына кагылышлы, китап булып басылып чыккан дистәгә якын хезмәт авторы.
Кызыклы әңгәмәдәш, киң белемле, һәрнәhсәгә үз фикере булган...