Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районында территорияләрне Яңа елга бизәүдә җиңүчеләргә 20шәр мең сум премия бирделәр

Быел да районда оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге үткәрелде.

Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җир- лекләре һәм район үзә- гендәге оешмалар арасында билгеләп, район планеркасында бүләк- ләделәр. Беренче урынга Әккә-рәй һәм Бәркәтә авыл мәдәният йортлары, шулай ук  1 нче Чирмешән урта мәктәбе лаек булдылар. Шешминка мәктәбе, “Чишмәкәй” балалар бакчасы (Чирмешән авылы), “Чирмешән автотранспорт предприятиесе” икенче, Иске Элмәле авыл мәдәният йорты, Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” – өченче урында. Җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, беренче урын алучылар – 20 мең, икенче-өченче урыннар өчен 15 һәм 10 мең сум акча алдылар.

Моннан тыш үзәк китап- ханә, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, полиция бүлеге, “Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән), балалар сәнгать мәктәбе, Урманасты Үтәмеш һәм Иске Кади авыл мәдәният йортлары коллективларына махсус призлар тапшырылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев