Чирмешән лицее “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең зона этабында II урын алды
Чирмешән лицееның 6 Б сыйныф укучылары командасы ата-аналар комитетларының Чистайда узган “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының зона этабында II урын яуладылар.
Безнекеләр Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары командалары арасында осталыклары белән аерылып торды. Лицейның 6 Б сыйныфы укучылары, ата-аналары һәм сыйныф җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова визит карточкасын тәкъдим итте, иҗат проекты яклады һәм сыйныф күргәзмәсен жюри хөкеменә җиткерделәр.
Икенче урын алган якташларыбыз Яр Чаллыда узачак ярымфиналга әзерләнә.
- Ата-аналар бик тырышты, рәхмәт. Район башлыгы Рамил Айбатов һәм лицей директоры Марат Могыйзов безнең идеяләрне хуплап ярдәм иттеләр, - диде Лилия Хәнәфи кызы. – Дөрестән дә, бәйге безнең сыйныфны һәм ата-аналарны тагын да дуслаштырды, бер гаиләгә әйләндек.
“Тату сыйныф серләре” конкурсы ата-аналар, балалар һәм мәктәп арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән. Катнашучылар үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтәләр, идеяләре белән уртаклашалар, бәйге бердәм булырга этәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев