Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннең иң оста яшь талантлары суперфиналга узды

Район мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвам иткән “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ХХI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турында безнең районнан 45 концерт номеры белән 110 укучы чыгыш ясады. Жюри шулар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алды.

Үз номинацияләрендә 1, 2, 3 нче урыннарны яулаган яшь талантлар апрель аенда Казанда узачак суперфиналда катнашачак.

Урта төркем кызлар арасында “Вокал-соло” номинациясендә Сосновка авылыннан Анна Иванова – беренче, Чирмешән кызы Яна Разукова махсус призга лаек булды. Шул ук номинациядә урта төркем малайлар арасында Утыз Имәннән Рәзил Мәкъсумовка да махсус приз тапшырдылар. “Вокал-соло” номинациясенең өлкәннәр төркемендә Иске Үтәмеш егете Нияз Суфиянов та беренче урынга чыкты. Бик матур бию күрсәткән “Бәхетле балачак” хореография коллективы “Хореография” номинациясендә урта төркемдәгеләр арасында беренче булды.  “Хрустальный башмачок” бию коллективы шул ук номинациядә бәләкәйләр төркемендә махсус приз белән бүләкләнде. “Вокал ансамбльләр” номинациясенең урта төркемендә “Забавушка” ансамбле дә махсус бүләк иясе.

“Конферанс” номинациясенең кечкенәләр төркемендә Раяна Минханова һәм Павел Тузилов – беренче, Эмиль Кәримов һәм Бәхтияр Гатауллин икенче урынга лаек булдылар. Риваль һәм Иллария Мостафиннар, Әмир Минхәеровларга гала-концертта махсус призлар тапшырдылар. Шул ук номинациянең урта төркемендә дә җиңүчеләребез бар: Ралинә Шәмсетдинова, Айгөл Ногманова һәм Алия Багауовалар өченче урын ияләре. Милена Манукян махсус приз белән бүләкләнде. “Конферанс” номинациясенең өлкәннәр төркемендә Лилия Гатина беренче урында.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев