Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә полициянең яшь ярдәмчеләрен сынадылар

Чирмешәндә хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган отрядлар арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Жюри яшь тәртип сакчыларының хәрбиләрчә атлап йөрүләрен (строевая подготовка), законнарны белүләрен, иҗатта осталыкларын сынады. Районыбыз мәктәпләрендә тугызар укучыдан торган 11 шундый отряд төзелгән иде. 2 нче Чирмешән мәктәбе спорт залында алар "энә күзеннән" үткәрелде дип була. Полиция...

Чирмешәндә хокук бозуларны кисәтү йөзеннән оештырылган отрядлар арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Жюри яшь тәртип сакчыларының хәрбиләрчә атлап йөрүләрен (строевая подготовка), законнарны белүләрен, иҗатта осталыкларын сынады.


Районыбыз мәктәпләрендә тугызар укучыдан торган 11 шундый отряд төзелгән иде. 2 нче Чирмешән мәктәбе спорт залында алар "энә күзеннән" үткәрелде дип була. Полиция ярдәмчеләренең өс-башлары, киемнәре пөхтәме, стройда ничек йөриләр? Үзләренең эшләре хакында кайбер кызлар, егетләр җырлап, хәтта Пушкин булып та сөйләп күрсәтте.

-Безнең отряд мәктәптә тәртип саклауда булыша. Әйтик, өлкән сыйныф укучылары кечеләрне кыерсытмыймы? - анысын да күзәтәбез."Аҗаган" уенында актив катнаштык. Ә стройда яхшы йөрер өчен гел кабатларга, күнегүләр ясарга кирәк, - ди Иске Кади мәктәбеннән килгән отряд вәкиле, 11 сыйныф укучысы Равилә Закирова.

Күтәмәдән Кирилл Быков исә:

-Без кыш көне әбиләргә кар көрәргә бардык. Отрядка йөрүебез дисциплинаны ныгыта, пөхтә киенеп йөрергә өйрәтә. Стройда атларга өйрәнү армиядә дә кирәк булачак, - дип өстәде.

Гомумән, мондый отрядлар төзү хокук бозуларны кисәтүне, бу юнәлештә яшьләрне активлаштыруны, укучыларны законга буйсынуны, тәртипле булуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куя.

Бәйгедә Әккәрәй мәктәбе отряды җиңү яулады. Алар район данын республика күләмендә дә яклаячак. Икенче урында - лицейлылар, өч отряд: Күтәмә, кадетлар интернат-мәктәбе, Ивашкино мәктәпләре укучылары өченче урынны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined