Кайда үстерергә: тартмадамы, ...йомырка кабыгындамы?
Бакчачылыкка махсуслашкан кибеткә керсәң, рассада үстерүгә тәгаенләнгән савытларның төрлелеге хәйран калдыра. Эреле-ваклы пластик кассеталар, торф чүлмәкчекләре һәм төймәләре, ә савыт-лотокларның ниндие генә юк! Барысы да эшкә яраклы, тик бәяләре генә "тешкә тия".
Әбиләребез яратып кулланган гап-гади тактадан ясалган тирән, шактый киң тартмалар, балчык тутыргач күтәреп йөртергә авыр булсалар да, модадан...