Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Үзегезне беләсезме?

Әгәр сез бәхәсләрдә еш җиңеләсез икән, димәк сез...

Артык үсешкән интеллектлы кеше. Һәм теләсә-нинди мәгълүматны анализлый аласыз. Бәхәс вакытында сез переоценка үткәрәсез, бөтен аспектлар да сезнең тарафтан җитәрлек өйрәнелмәгән дип шикләнә башлыйсыз. Интеллект ягыннан саерак кеше мондый анализ эшләп тормый һәм үз-үзенә артык ышануы аркасында үзенең ялгыш фикерен дә хакыйкәткә чыгара.

Әгәр сез тәнкыйтьне авыр кабул итәсез икән, димәк...

Сез үз-үзенә ышанмый торган кеше. Тәнкыйть сезнең өчен хуплаудан мөһимрәк. Чөнки ул сез үз-үзегезгә язган җитешсезлекләрне дәлилли. Гамәлләрегезнең тискәре бәяләмәсен баш мие куркыныч янаучы хәл итеп кабул итә, шуңа да кортизол гармоны бүлеп чыгара башлый.

Әгәр төшегездә көндез эшләгән эшләрегезне күрәсез икән, димәк...

Күп вакытыгызны бер төрле эш башкарып үткәрәсез. Моны баш мие өйрәнү-уку сигнал дип кабул итә һәм йокы вакытында белемне эшкәртеп, көндез алынган тәҗрибәне ныгытып куярга тырыша.

Әгәр сезнең язуыгыз ямьсез икән, димәк...

Сезнең баш миегез кулыгызга караганда кызурак эшли. Уйлау тизлегегез матурлап язып торырга вакыт бирми.

Әгәр сез берәр начар гадәттән котыла алмыйсыз икән, димәк...

Сез артык ялкау кеше. Әлеге гадәт ярдәмендә сезнең баш миегез ял итәргә яки мөмкин кадәр азрак көч сарыф итеп эшләргә тырыша. Ниндидер өйрәнелгән хәрәкәтләрне кабатлау өчен энергия азрак кирәк. Теләсә нинди кабатлана торган эшне баш мие гадәткә әйләндерергә тырыша.

Әгәр ашыкканда күз алдында яткан әйберне таба алмыйсыз икән, димәк...

Сез уйлаганга караганда тизрәк күрәсез һәм сезнең баш мие күзләр җибәргән  мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый. Бу нерв киеренкелегенә бәйле.

Әгәр сез ни өчен килгәнегезне яки нәрсә эшләргә җыенганыгызны онытасыз икән, димәк...

Сез үзегез дә сизмәстән бөтенләй башка нәрсәгә бәйле проблеманы уйлап йөрисез. Баш мие берничә мәсьәләне хәл итү белән мәшгуль икән, “сбой” була һәм бер мәгълүмат икенчесен кысрыклап чыгара. Чөнки кыска вакытлы хәтер күләме бик аз.

omet-rb.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев