Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Әмир авылы терлекчесе сарык йоны кыркучылар бәйгесендә өченче урын яулаган

Утыз Имән кырларында кишер үстергәннәр

 Без бу хакта язган идек

50 ел элек

Быел Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән – ред.) 160 гектарда шикәр чөгендере, 15 гектарда кишер игелә.

Ленин юлында, 10 июнь, 1972 ел.

Күптән түгел Бөгелмә рус драма театры артистлары Ульяновка авылына килде. Мәдәният йортында “Трибунал” спектакле куелды.

Ленин юлында, 10 июнь, 1972 ел.

45 ел элек

Иске Кади урта мәктәбен быел 127 укучы тәмамлый.

Ленин юлында, 4 июнь, 1977 ел.

Район Сабан туенда гер күтәрүдә Жданов исемендәге колхоз тракторчысы Рәүф Җиһаншинга тиңнәр булмады. Ул ике потлы герне 38 тапкыр күтәрде һәм төп бүләкне алды.

Көрәштә финал ярышында беренче урынны Фәтыйх Юнысов (“Татарстан” колхозының ферма мөдире), икенче урынны Әгъдәс Моксинов (Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы) алды. Аларга сарыклар бирделәр

Ленин юлында, 10 июнь, 1977 ел.

Җәй ае керү белән Чирмешән авылының Школьная һәм Октябрьская урамнарында яшәүчеләр өчен чиста су проблемасы туа. Колонкалар озак вакытлар эшләми, ә коелар ташландык хәлдә, аларда су пычрак...  (Редакциягә килгән хаттан).

Ленин юлында, 17 июнь, 1977 ел.

35 ел элек

“Шушма” колхозында (Бәркәтә – ред.) бүген һәр сыердан уртача 10,5 килограмм сөт савыла. Бу районда иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Ленин юлында, 6 июнь, 1987 ел.

Бу елның өченче кварталында “Агропромстрой” МПМКсы (җитәкчесе Ш.Әюпов) Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән) терлекләргә җәйге лагерь, “Шушма” (Бәркәтә), XXII партсъезд (Иске Үтәмеш), Киров һәм Ильич исемнәрендәге (Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле) исемнәрендәге колхозларда силос әзерләү өчен махсус траншеялар, РАПОның ремонт-техника предприятиесе өчен 18 квартиралы бер торак йорт, “Агропромэнерго” берләшмәсенең механик мастерскоен файдалануга тапшырырга тиеш.

Ленин юлында, 10 июнь, 1987 ел.

Район Сабан туенда баш батырга Түбән Кәминкәдән Фәрит Юнысов һәм Иске Үтәмештән Марат Яруллин бил алыштылар. Яруллин (Әлмәттә шофер булып эшли) районның 1987 ел Сабан туе батыры исемен алды. Бу ике көрәшче дә тәкә белән бүләкләнделәр.

Ленин юлында, 12 июнь, 1987 ел.

Колхозларда һәм совхозларда кызу эш кайнаган бүгенге көндә район үзәгендәге хезмәт коллективларының да мәшәкатьләре артты. Алар хуҗалыкларда шикәр чөгендере сирәклиләр, яфраказык әзерләүдә зур ярдәм күрсәтәләр.

Ленин юлында, 17 июнь, 1987 ел.

“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы терлекчесе Миңсылу Талипова (Әмир авылы – ред.) сарыклардан йон кырку осталарының республика конкурсында, былтыргы кебек, өченче урын иясе булды. Машина ярдәмендә йон кыркучылар бәйгесендә республиканың егермедән күбрәк алдынгы терлекчесе катнашкан.

Ленин юлында, 26 июнь, 1987 ел.

Чирмешән урта мәктәбенең 9 классны тәмамлаган 30дан күбрәк укучы кирпеч заводында 330 меңнән артык данә кирпеч җитештерде.

Ленин юлында, 27 июнь, 1987 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев