Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган

39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган, хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.

«Башинформ» Mash Iptash телеграмм-каналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул Уфада туган, хәзер Татарстан Республикасында Яшел Үзән шәһәрендә яши. Элек ул Ирина Викторовна булган, документларын ул 2020 елның июнендә алыштырган.

Билгеле булганча, элек хатын-кыз кияүдә булган, аннары аерылышкан һәм яшәргә әти-әниләре янына кайткан. Хәзер ул фрилансер, гадәти панель йортта яши. Чыганак хәбәр иткәнчә, исемен «Россия Викторовна Президент»ка үзгзрткән хатын-кызның әнисе кызының карарын хупламаган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-02-2021/tatarstan-keshese-familiyasen-prezident-dip-almashtyrgan-5808283

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев