Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

«Син кем? Әҗәлмени? »

«Ничәнче тапкыр киләм бит инде. Ник ишегеңне ачмыйсың?» - диде ул...

"Соңгы вакытта еш авырый башладым. Яшь чакта гына чирнең нәрсә икәнен белмисең икән ул, ә олыгая бара боларның барысы да сиздерә. Әмма сүзем бу хакта түгел.

Безнең өйдә гомер буе песи булды. Менә шундый кеше мин - песиләргә битараф була алмый. Алар үлсә - икенче песи баласын күтәреп кайтам. Яратам мин аларны, аяк астында һәрвакыт йомшак нәрсә миңа комачаулап йөрмәсә - өй буш кебек.

Бер кичне тагын бик күп дару төймәләре йотып, йокларга яттым. Бервакыт төнлә кемдер ишек шакый. Авыру булганлыклыктан саташамдыр, дип уйлап, кире борылып яттым да, йоклап киткәнмен.

Берничә көннән төнлә кемдер ишек төймәсенә басты. Юк, кеше килергә тиеш түгел. Тагын саташам бугай.

Берничә көннән ниндидер төш күреп, йоклап ятам. Шул вакыт күз алдында бер карчыкның йөзе килеп басты. Аның йөзе генә бар, бар җирдә томан, берни дә күренми. Күзләре яна, авызында теше юк.

- Син кем? Әҗәлмени? Ни кирәк сиңа? - дим аңа.
- Әйе, Әҗәл. Ник миңа ишек ачмыйсың? Ничәнче көн киләм бит инде... Сине алырга килдем, - дип елмайды ул.

Шулвакыт песием дымлы борыны белән минем битемә килеп бәрелде дә шыңшый башлады. Аннары тәпиләре белән битемне тырнарга тырышкандай итте.

- Кара син аны, сакчы... Сизә бит, - диде теге "битлек".

Шулвакыт уянып киттем. Песием һаман да шулай шыңшый һәм инде шатлана-шатлана битемне ялый иде.

Хәзер инде песиләрнең теге дөнья белән бәйләнеше бар, дигән сүзләрдән көлмим. Бәлки, чыннан да, алар без күрмәгәнне күрергә сәләтледер?.. " - дип язалар.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев