24 сентябрьдә көндез җылы булачак
Бу кызыклы

24 сентябрьдә көндез җылы булачак

Шимбә көнне, 24 нче сентябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр.

Төнге температура 9-14 градус җылы булачак. Көндез һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, синоптиклар тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчле җил фаразлыйлар.

Якшәмбе, 25 нче сентябрьдә, республика халкын аязучан болытлы һава торышы көтә. Төнлә термометр баганалары +7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез яңгыр һәм 13-18 градуска кадәр җылы булачак.

Тулырак:

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев