Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яралар төзәлми

Кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировны 23 декабрь көнне кабат искә алдылар. Мирсәет Мирсәяф улы Кызыл Яр поселогында туып үсә. 15 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. 40 яшьлек якташыбызның гомере 2009нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда өзелде. Аның якты истәлегенә полиция бинасына мемориаль такта куелган,...

Кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировны 23 декабрь көнне кабат искә алдылар.


Мирсәет Мирсәяф улы Кызыл Яр поселогында туып үсә. 15 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. 40 яшьлек якташыбызның гомере 2009нчы елның 23 декабрендә кораллы җинаятьчене тоткарлаганда өзелде.

Аның якты истәлегенә полиция бинасына мемориаль такта куелган, Чирмешәндә Мирсәет яшәгән 8 Март урамы хәзер Мирсәет Кәбиров исемен йөртә, ул һәлак булган урында һәйкәл тора. Якыннары, хезмәттәшләре аны еш искә алалар.

23 декабрь көнне "Чирмешән" муниципальара бүлеге коллективы - хезмәттәшләре аның исемен йөртүче урамдагы мемориаль такта түренә чәчәкләр куйдылар. Мирсәет Кәбировның өенә кереп, хатыны Тәкъзимәгә күчтәнәчләр тапшырдылар.

"Онытмаганыгыз, һәрвакыт безне искә алып, ярдәм итеп торганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт", - диде Тәкъзимә.

Билгеле, күз яшьләрен яшерә алмады.

Полиция хезмәткәрләре Мирсәет һәлак булган урынга да бардылар, Кызыл Ярдагы каберенә дә чәчәкләр куеп, аның әти - әнисе янына кереп, хәлләрен белеп килделәр.

Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән хәтер