Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Узган елгы "Татар кызы", Кармышта туып үскән Гөлназ Гатинага егетләр тарафыннан игътибар арткан

“Тынып торганнар иде, хәзер тагын активлаштылар”, - диде Гөлназ Гатина.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Узган ел Уфада узган халыкара “Татар кызы – 2017” бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина бәйгедән соң егетләр тарафыннан игътибар артуын әйтте. Бу хакта ул бүген Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Чынлап та егетләр тарафыннан игътибар артты. Инде Уфада финал тәмамланганнан соң бөтенләй күп яздылар. Аннан соң инде саннары әкренләп азая башлаган иде. Әмма Татарстан финалы якынлашканда, тагын яңа дулкын башланды. Игътибар бар”, - диде ул.

Егетләрнең активлыгын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, “Татар кызы” халыкара конкурсының башкарма директоры Тәбрис Яруллин үзенчә аңлатты.

“Гөлназның йөзе төшерелгән афиша, рекламалар таралды. Бу шуның белән бәйле булырга мөмкин”, - диде ул.

  • Гөлназ Гатина - Чирмешән районының Кармыш авылы кызы, булачак финансист. Гөлназ узган ел Уфада “Татар кызы” данын яулады. Шулай итеп, эстафета таягын Татарстанга алып кайтты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175048/

Фото: Виталий Янчишин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы 2017