Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәннән 84 яшьлек пенсионер яшелчәләр үстереп сата

Утыз Имән авылында яшәүче Маһирә һәм Рәшит Закировларның бакчасына аяк баскач: -Бу кадәр мәйданны кем эшкәртә соң?- дип сорамый булдыра алмадым. -Кем эшкәртсен инде, кызым, үзебез,-диде 82 яшьлек Маһирә әби. 84 яшен тутыручы Рәшит бабайның үзен туры китереп булмады, ул "Москвич"ына утырып, каядыр йомыш белән чыгып киткән. Рәшит бабай мотоблок...

Утыз Имән авылында яшәүче Маһирә һәм Рәшит Закировларның бакчасына аяк баскач:
-Бу кадәр мәйданны кем эшкәртә соң?- дип сорамый булдыра алмадым.

-Кем эшкәртсен инде, кызым, үзебез,-диде 82 яшьлек Маһирә әби.
84 яшен тутыручы Рәшит бабайның үзен туры китереп булмады, ул "Москвич"ына утырып, каядыр йомыш белән чыгып киткән.
Рәшит бабай мотоблок белән җир эшкәртә, бәрәңге өя икән.
-Әйе, бабаң бәрәңгене мотоблок белән өя, менә баш-башларын матурлап, чүпләрен матиклап әзерләп куйдым, - диде Маһирә әби дә. - Бәрәңге утыртканда һәм алганда, рәхмәт, балалар булыша.
Закировлар бакчасында, бәрәңгедән кала, суган, сарымсак, кишер, аш чөгендере зур мәйдан били, җиләк-җимеш агачлары, җир җиләге дә байтак. Алар үзләреннән арткан яшелчәне саталар. Сатып алучыны да эзләп йөрмиләр, өйләренә үк килеп алалар икән. Маһирә әби баш суган гына түгел, орлык суганы, кара орлык та үстереп сата, сарымсакка, кишер, аш чөгендеренә дә хуҗа табылып тора.
Еш кына үстергән яшелчәне, товарны урнаштырып булмый дип зарланабыз. Маһирә әби белән Рәшит бабайдан үрнәк алырга кирәк.
Өйләре дә урамга ямь биреп тора, йорт тирәсендә чисталык.
-Кызым, бар әйбергә хуҗа табыла ул, юкны сатып булмый,-ди Маһирә әби. - Безгә аның акчасы да кирәкми, пенсиябез яхшы, ә менә исәнлек барда бакчага чыгып эшләү үзе бер рәхәт ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән мәктәбе