Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә яшәүче Сания әбигә район газетасына подписка бүләк иттеләр

Утыз Имән авылында яшәүче Сания апа Мингулова шушы көннәрдә кунаклар кабул итте. Аның янына район башлыгы урынбасары, Яңа Кади авыл җирлеге депутаты Миләүшә Батыршина килеп, "Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Әти- әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында, Сания апаны "Безнең Чирмешән" район газетасына яздырып, квитанциясен хуҗасына тапшырды. 75 яшьлек хезмәт ветераны ялгыз...

Утыз Имән авылында яшәүче Сания апа Мингулова шушы көннәрдә кунаклар кабул итте.

Аның янына район башлыгы урынбасары, Яңа Кади авыл җирлеге депутаты Миләүшә Батыршина килеп, "Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән "Әти- әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында, Сания апаны "Безнең Чирмешән" район газетасына яздырып, квитанциясен хуҗасына тапшырды.
75 яшьлек хезмәт ветераны ялгыз яши. Ире берничә ел элек вафат булган, әнисенә бер кыз булып үскән Сания апаның балалары да юк. Ул яшьли колхозда эшли башлый. 12 ел сыер сауган, бозаулар караган. Бер кулы имгәнгәч, Сания апа ул вакытта авылда булган балалар тудыру йортына эшкә урнаша, аннары авыл кунакханәсендә дә хезмәт куя.
-Мин гомерем буе район газетасын алдырдым, - ди Сания апа.- Башка газетага язылмадым да. "Безнең Чирмешән"нән бөтен яңалыкларны белеп торабыз бит. Кызганычка каршы, пенсиям күп түгел, барысына да җиткерү авыр. Газетаны да укыйсы килә. Безне онытмыйча, шулай ярдәм иткәнегез өчен бик зур рәхмәт.
- Минемчә, районда яшәүче һәр гаилә, иң беренче чиратта, район газетасына язылырга тиеш, - ди Миләүшә Батыршина. - Ә мөмкинлекләре булмаганнарга без ярдәм итәргә бурычлы. Мин үзем район газетасына, "Ватаным Татарстан" , "Республика Татарстан" газеталарына даими язылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән мәктәбе район газетасына яздыру Сания Мингулова