Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туган як күңелдән чыкмый

Күптән түгел генә 45 яшьлеген билгеләп үткән яшь шәһәр - Түбән Камага нигез салуда, каланың Россия күләмендә ирешкән уңышларында райондашларыбызның да өлеше бик зур. Узган атнада Түбән Камада Чирмешән якташлык җәмгыяте оештырган кичәдә без моңа кабат инандык. Түбән Кама Халык иҗаты йортының 600 кешелек залы шыгрым тулы иде. Чирмешәнлеләр әлеге...

Күптән түгел генә 45 яшьлеген билгеләп үткән яшь шәһәр - Түбән Камага нигез салуда, каланың Россия күләмендә ирешкән уңышларында райондашларыбызның да өлеше бик зур. Узган атнада Түбән Камада Чирмешән якташлык җәмгыяте оештырган кичәдә без моңа кабат инандык.


Түбән Кама Халык иҗаты йортының 600 кешелек залы шыгрым тулы иде. Чирмешәнлеләр әлеге очрашуны көтеп алганнар, аңа ныклап әзерләнгәннәр. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина сүзләренә караганда, әлеге шәһәрдә яшәүче райондашларыбыз эшли дә, яши дә беләләр икән.

Һәм менә, дулкынландыргыч минутлар, сәхнәгә шәһәргә нигез салуга, аның уңышлы үсешенә зур өлеш керткән якташларыбыз чакырыла. Фидакарь хезмәтләре белән дан казанган, дәүләт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек булган Җәүдәт Булатов, Фәһимә Талипова, Минҗамал Мортазина, Хаммәтшәриф Низамов, Мәхмүт Гатин, Әкълимә Зарипова, Рәзинә Сәмигуллина, Саимә Курамшина, Фазыйл Җиһангиров, Фәнис Вәлиев, Әмил Кәлимуллин, Җәүдәт Булатов, Камил һәм Җәмил Шәйхетдиновлар, Мөсәвәрә Хуҗиева, Роза һәм Илфак Габдуллиннар, һәм тагын йөзләгән чирмешәнле - Түбән Кама шәһәренең горурлыгы.

Шунысы да әһәмиятле, Түбән Камада төпләнгән райондашларыбызның балалары - икенче буын вәкилләре дә үзләрен таныта башлаган. Лашман авылында туып үскән Минтаһир Билаловның улы Илшатның Россия күләмендә танылган хоккейчы булуын, хәзер "Амур" клубы өчен уйнавын зур горурлык хисе белән сөйләделәр.

Очрашуга, билгеле инде, кунаклар да чакырылган. Анда район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин җитәкчелегендә - Чирмешәннән, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә - Казаннан, Яр Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Нуретдинов әйдәвендә Яр Чаллыдан зур делегацияләр катнашты. Аларның һәркайсы истәлек һәм музыкаль бүләкләр дә алып килгән.

-Түбән Камада яшәсәк тә, туган як күңелдән чыкмый, Чирмешәннең уңышларына сөенеп яшибез, туган авылыбызга сукмакны суытмыйбыз. Киләчәктә дә бердәм булып, ярдәмләшеп яшик, - диде 1963 елдан бирле Түбән Камада яшәүче, Лашман авылында туып үскән ветеран - педагог, Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Зәки Нуретдинов. - Без - чирмешәнлеләр, дип горурланыйк, илебезнең кайсы почмагында көн күрсәк тә, туган ягыбызга тап төшермик, мишәрләрнең булдыклылыгын һәрьяклап дәлиллик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Камада Чирмешәнлеләр очрашуны