Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайдан Мөслимә Мортазина “Кураж“ сортына өстенлек бирә

Җәй - мул уңыш җыю, кышка әзерлек чоры. Хатын - кызлар инде эштән кайтып, йорт - җир мәшәкатьләреннән бушаган арада тизрәк кайнатмалар кайнатырга, яшелчәләр тозларга, салатлар ясау эшенә керешә. Түбән Чегодай авылында яшәүче Мөслимә апа Мортазинаның да консервлау ысуллары бихисап, ул газета укучыларыбызга да кыяр тозлау буенча үз рецептларын тәкъдим...

Җәй - мул уңыш җыю, кышка әзерлек чоры. Хатын - кызлар инде эштән кайтып, йорт - җир мәшәкатьләреннән бушаган арада тизрәк кайнатмалар кайнатырга, яшелчәләр тозларга, салатлар ясау эшенә керешә. Түбән Чегодай авылында яшәүче Мөслимә апа Мортазинаның да консервлау ысуллары бихисап, ул газета укучыларыбызга да кыяр тозлау буенча үз рецептларын тәкъдим итте.

Мөслимә апа кыяр орлыгын да ел саен үзе әзерләп калдыра икән.
-Кыяр ике төрле: ата һәм ана була, ул кыярны аркылыга кискәч күренә. Ата кыяр - өч, анасы дүрт өлештән тора. Орлыкны ана кыярдан алырга кирәк, - ди якташыбыз. Ул, нигездә, Кураж сортлы кыяр үстерә икән, тәмле дә, тозларга да яхшы.
-3 литрлы стерильләштергән банка төбенә тәмләткечләр: укроп, сарымсак, лавр яфрагы, базилик салгач, юылган кыяр белән помидор тутырырга һәм кайнап торган су салырга. 10 минуттан соң суны кәстрүлгә бушатып, ике аш кашыгы тоз һәм өч аш кашыгы шикәр комы салып кайнатып чыгарырга да, кире банкаларга салырга. Моңа кадәр банкаларга 9 процентлы ике аш кашыгы уксус салып куям. Тимер капкач белән ябып, суынганчы өстенә одеял каплыйм, - ди Мөслимә апа.
Помидорны уңган хуҗабикә шулай ук үзенчә тозлый.
-Помидорны 3 литрлы банкага тутырырга, өстенә кайнар су агызып , 10 минуттан соң аны кәстрүлгә бушатып, бер аш кашыгы тоз, биш аш кашыгы шикәр комы салып кайнатып чыгарырга. Банкага ике данә канәфер, бер аш кашыгыннан артыграк алма серкәсе һәм суны кире салам да, капкач белән ябып куям,- ди Мөслимә Мортазина помидор тозлауның рецептын тәкъдим итеп.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Чегодайда Кураж сорты

2
X