Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновка егете Кызыл мәйданда марш атлап узган

Районның өлкән класслар укучылары Бөтенроссия мәгълүмати-агитацион акция кысаларында оештырылган "Ватанны саклау дигән һөнәр бар" исемле чарада катнаштылар. Район мәдәният йортында үткән бу чарада егетләр һәм кызлар генерал-майор Анатолий Молоствов, шулай ук якташларыбыз - югары хәрби уку йорты курсантлары Константин Малешин һәм Виктор Иванов белән очраштылар. Бу егетләр Ватанны саклауны һөнәр...

Районның өлкән класслар укучылары Бөтенроссия мәгълүмати-агитацион акция кысаларында оештырылган "Ватанны саклау дигән һөнәр бар" исемле чарада катнаштылар.

Район мәдәният йортында үткән бу чарада егетләр һәм кызлар генерал-майор Анатолий Молоствов, шулай ук якташларыбыз - югары хәрби уку йорты курсантлары Константин Малешин һәм Виктор Иванов белән очраштылар. Бу егетләр Ватанны саклауны һөнәр итеп сайлаганнар, алар инде 2нче курста укыйлар һәм бу юлны сайлауларына һич үкенмиләр.
-Мин яшьтән үк хәрби кеше булу турында хыялландым. Моңа иң элек әтинең милициядә эшләве сәбәп булгандыр, - ди Константин Малешин. - Хәрбиләргә сәламәтлек һәм физик әзерлек тә кирәк булганга, яшьтән үк физкультурага игътибар бирдем. Билгеле, Ватанны сакларга белемле кешеләр кирәк.
Казан югары хәрби команда училищесы курсанты Константинга хәрби кием килешеп тора.
-Мин Кызыл мәйданда хәрби парадта катнашу турында хыялландым. Бу хыялым тормышка ашты, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көндә Кызыл мәйдан буйлап марш атлап үттек, - дип горурланып сөйли хәрби академия курсанты Виктор Иванов. - Дөрес, андагы шартларга өйрәнү авыррак. Хәзер бу юнәлешне сайлаганга һич үкенмим, 18 мең сум стипендия алып укыйм, укыган еллар да хәрби стаж булып санала.
11 класста укыганда Викторга ТР Хәрби комиссариатының район бүлегендә хәрби һөнәр сайларга тәкъдим итәләр. Сосновка егете бөтен көчен укуга һәм физик әзерлеккә багышлый һәм укырга керә.
Аксубайдан килгән кунак - генерал-майор Анатолий Молоствов та һөнәрнең өстенлекләре турында мәгълүмат җиткерде. ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин үзенең ничек хәрби уку йорты курсанты булуы хакында кызык итеп сөйләде.
Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров укучыларга һөнәр сайлауда уңышлар теләде.
Безнең районнан хәрби уку йортларында өч яшь кеше укый, берсе әле үткән ел гына укырга кергән. Киләчәкләрен хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләрне ТР Хәрби комиссариатының район бүлегендә көтәләр. Анда документлар әзерләүдә булышачаклар, киңәшләре дә артык булмас.
Очрашудан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8540-chirmesh%D3%99ng%D3%99-general-kilde.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Ватанны саклау дигән һөнәр бар Кызыл мәйдан