Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шагыйрь Порфирий Афанасьевка 75 яшь тула

20 февральдә Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы Порфирий Афанасьевка 75 яшь тула. Ул 1942нче елны Яңа Элмәле авылында туа. Порфирий Васильевич бала чакта ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында дөнья күрә. Мәктәпне тәмамлап, ул...

20 февральдә Чувашия республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дөнья халыкларының халыкара академиясе академигы Порфирий Афанасьевка 75 яшь тула.

Ул 1942нче елны Яңа Элмәле авылында туа. Порфирий Васильевич бала чакта ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында дөнья күрә. Мәктәпне тәмамлап, ул "Кызыл байрак" республика газетасында эшли башлый. Шул ук вакытта Казан педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Әүвәл яшь белгеч "Ленин юлында" район газетасы редакциясендә редактор урынбасары вазыйфаларын башкара.
1967нче елны якташыбыз Чабаксарга күчеп китә. Озак еллар "Коммунизм ялаве" ("Хыпар") газета редакциясендә хезмәт куя. 1974 - 1976нчы елларда Порфирий Афанасьев Мәскәүдә партиянең югары мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, "Хатер пул" ("Будь готов") журналын җитәкли, Чуваш китап нәшриятенең баш редакторы, Чувашстанның язучылар берлеге рәисе, Чувашстан республикасының Матбугат һәм мәгълүмат буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары булып эшли.
Порфирий Афанасьев Идел - Урал төбәгендә генә түгел, чит илләрдә дә танылган шәхес. Аның беренче китаплары басылып чыккач ук, матбугатта яшь язучының иҗаты хакында уңай фикерләр урын алды.
1983нче елда Чуваш академия театры Порфирий Афанасьев әсәре буенча спектакль куя. Тамашачылар аны бик җылы кабул итәләр.
Язучы тәрҗемә һәм пропаганда эшенә күп көч бирә. В.Шекспир, М.Шолохов, Ф.Достоевский, В.Распутин, татар язучылары Г. Тукай, Х.Такташ, Р.Харис һәм башка язучыларның әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итә. Афанасьевның үзенең китапларын да инглиз, француз, итальян, болгар һәм башка телләрдә укыйлар. Аның әсәрләре 15 телгә тәрҗемә ителгән. Порфирий Васильевич Библияне чувашчага тәрҗемә итүгә дә зур өлеш керткән.
Бүген дә танылган якташыбыз күп эшли, шигырьләр яза, тәрҗемә итә, хатларга җавап бирә. Һәм искиткеч тыйнак, гади, ачык йөзле, ярдәмчел кеше булып кала.
Марина Захарова,
Яңа Элмәле урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Порфирий Афанасьев шагыйрь чуваш шагыйре