Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сагындыра туган як

Украинада, Донецк өлкәсенең Махеевка шәһәрендә яшәүче якташыбыз Борис Чупахин язган "Зур Чирмешән" җырын район мәдәният йорты каршында оештырылган "Ветеран" ансамбле аеруча яратып башкара. Бу җырны ишеткән чирмешәнлеләр дә аны үз иттеләр. Борис Григорьевич 1941-нче елны Чирмешән авылында туа. Яшүсмер чагында ук әти - әнисе белән Украинага күчеп китәләр. Борис Чупахин...

Украинада, Донецк өлкәсенең Махеевка шәһәрендә яшәүче якташыбыз Борис Чупахин язган "Зур Чирмешән" җырын район мәдәният йорты каршында оештырылган "Ветеран" ансамбле аеруча яратып башкара.


Бу җырны ишеткән чирмешәнлеләр дә аны үз иттеләр.

Борис Григорьевич 1941-нче елны Чирмешән авылында туа. Яшүсмер чагында ук әти - әнисе белән Украинага күчеп китәләр.

Борис Чупахин туган ягына сирәк кайта. "Әмма ул Чирмешәнне бик ярата, сагына, - ди аның туганнан - туганы, Чирмешәндә яшәүче Владимир Чупахин. - Ул яшьли шигырьләр яза иде. Һөнәре буенча икътисадчы булса да, мин аны иҗат кешесе дияр идем. "Зур Чирмешән" җырының да сүзләрен һәм көен ул үзе язган".

Борис Григорьевич хәзер пенсия яшендә булса да, әле һаман да шахтада хезмәт хакы һәм хезмәт бүлеге начальнигы вазифаларын башкара (элек шахта директоры булган).

Бүген без газета укучыларыбызга "Зур Чирмешән" җырының сүзләрен дә тәкъдим итәбез.

Большой Черемшан
Где-то вдали, далеко-далеко,
Скрылись огни родных берегов.
Нахлынувших чувств
Словно боль не унять.
Безмерную грусть не могу я сдержать.
Припев:
Большой Черемшан - село и река,
Знакомые с детства поля и леса.
Бескрайние дали, дубравы, луга,
Мне этот простор не забыть никогда.
Годы прошли - полем ленты дорог,
Вьется вдали чуть заметный дымок.
Песня лети, передай мою грусть,
Всем расскажи, что к тебе я вернусь.

Слова и музыка Бориса Чупахина.
Украина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Зур Чирмешән” җыры