Лашманда укыганнар Кармышта күреште
Моннан 39 ел элек алар - Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Кармыш, Туймәт авылларыннан дүрт класста укыган 140тан күбрәк кыз һәм егетләр чираттагы очрашуларын яңача, Кармышта оештырдылар.
Бу авылда яшәүче классташлар Камил Гатиятов, Халидә Гайсамова, Минталип Нәҗипов, рәхмәт яусын, кунакларны барын да хәстәрләп көтеп торганнар. Матур, шатер корылган урында классташлар үткәндәге...