Күтәмә авылы Кулибины “тугызлы“ машинасын бульдозер иткән
Безнең якташлар

Күтәмә авылы Кулибины “тугызлы“ машинасын бульдозер иткән

Кар төрттерергә тракторны әллә кайдан эзләми Юрий Александрович, бу эшне үзе әмәлләгән техника белән башкара.

- Ике кыш, эштән бушаган арада ясадым мин аны, җәй көне вакыт юк. Барысы да металлоломнан дисәң дә була. Шундый техника хакында гел хыяллана идем. Менә хәзер кар төртергә шәп нәрсә, - ди Күтәмә авылы остасы.

Газчы булып эшләүче якташыбыз шушы тракторына утырып, газ линияләрен дә карап кайткалый. Чылбырлы тракторы карда яхшы йөри, батмый икән.

- Аның двигателе ”Жигули”ның тугызлы маркасыннан,  тапшырулар тартмасы – коробкасы да шуныкы, ә күчәре – классиканыкы. Тышкы кыяфәте бик матур түгел инде дә, ә менә эшләргә, йөрергә яхшы, - ди ул тыйнак кына.

Юрий Семайкин шуңа охшаш тагын бер техника ясап куйган, анысы белән салам, печән, туфрак, балчык төяп була.

- Нәселегездә  берәр шундый оста бар идеме соң? – дигәч ул:.

- Белмим инде, бабай Петр Васильевич балта эшенә, агач эшенә бик хирыс иде, миңа бәлки аннан ни дә булса күчкәндер, - дип елмаеп куйды якташыбыз.  

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев