Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдән Татьяна Беглова урман да кискән, көтү дә көткән

Күтәмә авылында гомер итүче Татьяна Беглованың җыйнак кына йортына декабрьнең суык бер көнендә кунаклар күп җыелды, юкка гына түгел - аңа 90 яшь тулды. Татьяна Ивановна РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны район үзәгеннән килгән кунаклар тапшырды. 90 яшендә дә...

Күтәмә авылында гомер итүче Татьяна Беглованың җыйнак кына йортына декабрьнең суык бер көнендә кунаклар күп җыелды, юкка гына түгел - аңа 90 яшь тулды.

Татьяна Ивановна РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны район үзәгеннән килгән кунаклар тапшырды.

90 яшендә дә әле үз көчендә булган Татьяна Бегловага, башка яшьтәшләре кебек, тормыш йөгенә иртә җигелергә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында, өлкәннәр белән бергә, колхозда эшли.

-Нинди генә эшләр башкармадым инде мин, бозаулар да, дуңгызлар да карадым, көтү дә көттем, җир дә сукаладым, хәтта урман кисәргә дә туры килде, - дип ул елларны искә төшерде юбиляр.

Татьяна Ивановна 1954 елда авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче группа инвалид Михаил Васильевичка кияүгә чыга. Михаил яу кырында сыңар аягын калдырып кайта, шунлыктан тормыш авырлыгы күбрәк Татьяна җилкәсенә төшә. Бегловлар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

-Әти-әни безгә таләпчән булдылар, эш белән тәрбияләделәр, кирәк чакта ачуландылар, кыерсытучылардан яклый да белделәр. Шуңа яхшы белем алып, тормышта үз урыныбызны таптык, - диләр юбилейга кайткан балалары.

Татьяна Ивановна ире белән 50 елга якын гомер итәләр, инде менә 13 ел төп йортта ялгызы яши ул. 90 яшьлек юбиляр өй эчендәге эшләрне үзе башкара, җәй көне бакчасында бераз бәрәңге, кыяр, помидор да үстерә.

- Исәнлеккә зарланмыйм, колакларым гына начар ишетә. Розаның килгәнен түземсезлек белән көтеп торам, инде ул тугызынчы ел минем хәлемне белеп, өй эшләрендә булыша, рәхмәт аңа, - ди Татьяна Иванова социаль хезмәткәр Роза Борисова турында.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Күтәмә Татьяна Беглова