Күтәмә тег белән яңалыклар
-
Күтәмә мәктәбендә суган кыягы өлгергән
Күтәмә мәктәбе теплицасында ел әйләнәсе яшелчәләр үстерәләр. Узган елны монда помидор, кыярдан яхшы уңыш җыйганнар. Теплицада җылы булгач, аны кыш көне дә буш тотмыйлар, суган үстерәләр. Суган кыягын мәктәп ашханәсендә, балаларга аш әзерләгәндә кулланалар. -Безнең теплица мәктәп котельные белән янәшә тора, аннан торбалар суздык, - ди мәктәп директоры Александр Миронов....
-
Күтәмәдә суүткәргечләрне яңарталар
Быел Күтәмә авылында 6 километр озынлыгында яңа суүткәргеч сузганнар. Әлеге максатларга 10 миллион 258 мең сум акча тотылган. -Проект ясау һәм документлар әзерләү өчен үзсалым акчасын халыктан җыйдык. Аброськина, Көньяк, Ивановская, Совет, Мәктәп, Бакалей (соңгысында өлешчә) урамнарында яңа су торбалары салынды, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина.- 14...
-
Күтәмәдән Татьяна Беглова урман да кискән, көтү дә көткән
Күтәмә авылында гомер итүче Татьяна Беглованың җыйнак кына йортына декабрьнең суык бер көнендә кунаклар күп җыелды, юкка гына түгел - аңа 90 яшь тулды. Татьяна Ивановна РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны район үзәгеннән килгән кунаклар тапшырды. 90 яшендә дә...
-
Күтәмәдә уҗым бодай уңган
"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте инде бүген үк яңа уңыштан элиталы 250 тонналап бодай сата ала. Ә урак әле башланып кына килә. Без бу хуҗалыкка барган көнне иртән яңгыр явып китте. Шулай да комбайннар ындыр табагы янында кырга чыгарга әзер торалар иде. Быел уракта дүрт комбайн: ике "Нива", ике "Нью-Холланд" катнаша....
-
Киндер – тыелган үсемлек
Күтәмәдә киндераш җыючыларны тоткарлаганнар. Районга читтән эшкә килүчеләр кыргый рәвештә үсүче киндерашны капчыкларга тутырып, машина богажнигына урнаштырганнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге "эшмәкәрләрне" шул чакта күреп алалар һәм тоткарлыйлар. Әлеге киндерашны анализга җибәргәннәр. Аның нәтиҗәсе якын көннәрдә билгеле булачак. "Авыл җирлекләре советларына кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләрне ачыклау һәм юк итү бурычы...