Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмә мәктәбендә теплица ясыйлар

Бу мәктәп укучылары киләсе уку елында үзләренең теплицаларында үскән яшелчәләр белән тукланыр. Теплица ясау эшенә көз көне үк керешкәннәр, инде аның каркасы әзер дә. -Яшелчәләр үстерү өчен махсус урын мәктәпнең элеккеге укучылары ярдәме белән ясала. Бу максатларга 34 мең сум акча җыелды, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. -Поликарбонат алып,...

Бу мәктәп укучылары киләсе уку елында үзләренең теплицаларында үскән яшелчәләр белән тукланыр. Теплица ясау эшенә көз көне үк керешкәннәр, инде аның каркасы әзер дә.

-Яшелчәләр үстерү өчен махсус урын мәктәпнең элеккеге укучылары ярдәме белән ясала. Бу максатларга 34 мең сум акча җыелды, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. -Поликарбонат алып, теплицаның өстен каплыйсы гына калды. Анда утырту өчен үсентеләр дә әзерләнә.
Мәктәпнең элеккеге укучылары Татарстанның, илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, туган мәктәпләрен онытмыйлар. Әйтик, Айрат Сәлманов, Александр Зорин, Юрий Михляевлар саллы гына финанс ярдәме күрсәткәннәр. Ә Юрий Семайкин теплицаның каркасын эретеп ябыштырган.
Туган авылында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Владимир Поляков башлангыч класс укучыларына өстәл уеннары һәм башка төрле уеннар бүләк иткән. Хәзер балаларның тәнәфесләре дә мавыктыргыч үтә. Алар эшмәкәр абыйларына бик рәхмәтле.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев