Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Көрәш батыры Ильяс Галимовны юксынганда

Бу шигырь дөньялыкка килгән афәттән вафат булган Ильяс Галимовка багышлана.

Син безгә кирәк идең

 

Син безгә кирәк идең,

Бик тә, бик кирәк идең.

Энең, сеңелең, туганнарга

Олы бер терәк идең.

 

Син күңелле, юмарт, сабыр,

Синдәйләр сирәк була.

Дөньядан бик иртә киттең,

Күзләр яшьләргә тула.

 

Батыр көрәшче идең син,

Мәйданнарда беренче.

Бу афәт сиңа да тиде

Аямады беркемне.

 

“Тереләм!” - дигән өмет белән

Хастаханәгә кердең,

“Бар да яхшы булыр!” - дип,

Безгә дә хәбәр бирдең.

 

Актык сулышың алганда

Яныңа киләлмәдем,

“Яшәрсең, бәгърем!” - дип

Сүзләрем әйтәлмәдем.

 

Әткәң, әнкәң, туганнарың

Сине һәрчак сагыныр.

Хәләл җефетең, ике кызың

Зар елап яшь агызыр.

 

“Сез соң ни хәлләрдә?!” - дип

Кайтып керәдер идең.

Өебезгә нур иңдереп

Бик матур көләр идең.

 

Газиз балам, бәгырькәем,

Күз алдында йөзләрең.

Үзәкләрне бик өзә,

“Китәм!” – дигән сүзләрең.

 

Еллар арты еллар үтеп

Сабантуйлар җитсә дә,

Ильяс батыр юк мәйданда

Халык күпме көтсә дә.

 

Зөһрә Галимова.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев