Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанда Чирмешән районында туган Татарстанның халык артистын хөрмәтләделәр

Шушы көннәрдә Казанда якташыбыз, җырчы, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның зур юбилей концерты узды.

Җырчының репертуарында татар халык җырлары мөһим урын алып тора. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Искәндәр Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш ала, аеруча популярлык казана.

Искәндәр Исмәгыйль улы 1951 елның 12 октябрендә Югары Чегодай авылында туган. Ул Казан химия-технология институтын тәмамлаган, Казан консерваториясендә белем алган.

Җырчының башкалада узган иҗат кичәсенә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Самат Хәйруллин җитәкчелегендә районнан да зур делегация барды.

Самат Нуриәхмәт улы Искәндәр Биктаһировны район җитәкчелеге исеменнән котлап, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Тамашачылар арасында Казанда яшәүче якташлар да бик күп иде.

 Казан шәhәрендәге «Чирмешәнлеләр» якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова да татар эстрадасында танылган җырчыга, Татарстанның халык артистына котлау сүзләре ирештерде.

Бу кичәдә Искәндәр Исмәгыйль улына, гомумән, бүләкләр, теләкләр күп булды.

Юбилей уңаеннан оештырылган зур концертта республикабызның башка  кайбер артистлары да катнашты, алар да сәхнә буенча хезмәттәшләрен ихлас хөрмәтләделәр. 

Гөлсирә Шәрифуллина һәм Альмир Жораев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев