Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Канлы вакыйга урынында – гранит таш

Ульяновка авылында туып үскән эшмәкәр Геннадий Давыдов Вознисение Господня көнендәтуган ягында тагын бер изге эш эшләде - 1918 елда атып үтерелгән Иске Котыш дин әһелләре җирләнгән урынга гранит таш куйдырды. 1918 елның 13 октябрендә Иске Котыш чиркәвенең атакае Константин Сергеев, дин әһеле Степан Хамутиков һәм патша армиясенең тәресе белән бүләкләнгән...

Ульяновка авылында туып үскән эшмәкәр Геннадий Давыдов Вознисение Господня көнендәтуган ягында тагын бер изге эш эшләде - 1918 елда атып үтерелгән Иске Котыш дин әһелләре җирләнгән урынга гранит таш куйдырды.


1918 елның 13 октябрендә Иске Котыш чиркәвенең атакае Константин Сергеев, дин әһеле Степан Хамутиков һәм патша армиясенең тәресе белән бүләкләнгән тагын 10 авылдашлары Красная Поляна ягындарак урында атып үтерелә һәм авылның көньягында урнашкан үләт базына күмеләләр (әгәр моны күмү дип атап булса).

Халык арасында, төнлә атакайның мәетен хатыны - анакай үләт базыннан алып башка урынга җирләгән, дигән сүзләр дә йөри.

Бу вакыйганың тарихын бик төгәл белүчеләр юк инде, әлегә архивларда эзләнү эшләре алып барыла, бу эш белән Георгий Шестов шөгыльләнә икән.

Инде күптән һәлак булган дин әһелләре җирләнгән урынга куелган таш янында Ульяновка чиркәвенең атакае Анатолий һәм Иске Элмәле чиркәве атакае Игорь алар рухына догалар укыдылар.

"90 ел элек үлүчеләрнең җаннары тынычлык тапсын, догалар барып ирешсен иде. Кузай-Нурлат трассасының бу өлешендәге күпсанлы аварияләрне дә шул тарих белән бәйлиләр,- ди әлеге изге эшнең иганәчесе Геннадий Давыдов. - Ә Питрау көненә кадәр бу таш тирәсенә әле тәре формасында брусчатка да җәяргә ниятлибез".

Гранит ташны урнаштыруда эшмәкәрләр - бертуган Прокофьевларның да өлеше зур. Бер гасырлап вакыт үткәч тарихны кайтаруга ярдәм иткән игелекле якташларга - эшмәкәрләргә Иске Котыш авылы халкы бик рәхмәтле. Димәк, бу канлы вакыйга хакында алдагы буын да беләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка авылы эшмәкәр Геннадий Давыдов изге эш